Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаепле җитәкчеләргә штраф салынган

Шәһәр прокуратурасында узып киткән 2016 елда муниципаль һәм дәүләт закупкалары федераль законнары үтәлеше буенча күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак ясалган.

- 2016 елда прокуратурада административ производство кузгату турында барлыгы 14 карар чыгарылды, - дип сөйли прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. - Әлеге карарларны ТР буенча УФАС карап, гаепле затлар закупкалар турында законнарны бозуда гаепле дип танылды һәм вазифадагы затлардан дәүләт файдасына 138 мең сум түләттерелде. Мәсәлән, «Коммуналь хуҗалык» МУП конкурссыз 4 контракт төзегән. Болар буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылуы турында 4 карар чыгарылды. ТР буенча УФАС аларны карау нәтиҗәсе буенча МУП директоры Азат Нигъмәтуллин гаепле дип танылды.
Азат Бәдретдинов аңлатуынча, болардан тыш, закупкаларны көйләү турындагы федераль законнарның бозу очраклары ачыкланып, унитар предприятиеләр җитәкчеләренә һәм ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесенә кимчелекләрне төзәтү турында прокуратура тарафыннан 8 күрсәтмә чыгарганнар. Күрсәтмәләр каралып, гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Прокуратураның тикшерү эшләре әле болар белән генә тәмамланмаган. Шәһәр прокуратурасы чыгарган 8 протест белән «Аерым юридик затларның товар, эш, хезмәтләр закупкалары турында»гы 223нче федераль закон субъектлары булган юридик затлар закупкалары турындагы Положениегә үзгәрешләр кертелгән. Закупкалар турындагы Положениеләрдә конкуренцияне чикләүче нормалар белгеләнгән.
Юридик затларның вазифа урынында федераль закон нормаларын бозу-боз­мавы, үтәү-үтәмәве яисә җаваплы карашы хәзер прокуратура тарафыннан җитди контрольгә алынган. Закон бозулар зур һәм күләмле суммаларда булмаса да, тамчыдан күл җыела һәм законнарны үтәргә кирәклеген белгертеп тора. Штрафлар түләүгә һәм үзеңә карата ышанычны югалтуга караганда канун кысасында гамәл кылу өстенлекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев