Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президентын һәм Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин 116нчы лицейда урнашкан 43нче участокта тавыш бирде. Республика парламенты спикеры хатыны Луиза ханым белән килде.

Тавыш биргәннән соң, Дәүләт Советы рәисе журналистларга гражданлык бурычын үтәвен әйтте. "Минем республика парламенты карарының дөреслеген раслыйсым килә. 15 ел элек, федераль закон буенча 91нче маддәне кире какмаган идек, без бу маддә нормасын туктатып тордык. Менә хәзер без аны кире кайтардык. Кешеләр Президентка, үз территориясе буенча депутатларга тавыш бирергә тиеш. Бу - аларның аерылгысыз хокукы. Бүгенге вәзгыять бөтен өлкәдә дә муниципаль берәмлекләрнең яңа депутатлары белән, безнең муниципалитетларның совет рәисләре белән ярдәм ителергә тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев