Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин: “Ике дәүләт теле турында закон тулысынча үтәлми”

Һәрбер офиста, һәрбер бинада ике телдә элмә такталар булырга тиеш, ди ТР Парламент Рәисе.

"Закон бөтенебезгә дә бер. Татарстанда ике дәүләт теле закон тарафыннан кабул ителгән. Һәрбер офиста, һәрбер бинада ике телдә элмә такталар булырга тиеш", - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашу ( ә ул 11 июльдә үтте) барышында.

Аның фикеренчә, элмә такталар мәсьәләсен соңгы арада "бик куерта" башладылар. "Бизнес вәкилләре ике телдә элмә такталар кую кыйммәткә төшә, ди. Бер тактага татар телендә һәм рус телендә язуның бәясе ул кадәр үк түгелдер", - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Татар телен саклау мәсьәләсе - борчый торган мәсьәлә, дип саный парламент җитәкчесе. "Бүгенге көндә ике дәүләт теле турында закон тулысынча үтәлми", - дигән фикердә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев