Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Форумда массакүләм массаж ясадылар

Башкалабыз Казанда беренче тапкыр уздырылучы «Сообщество» актив гражданнарының форумы гади танышудан башланды.

Спикерлар чыгышыннан соң, форум ачылу чарасының алып баручысы - гражданнарның үзара бәйләнеш һәм iGrajdanin хакимияте платформасының идарәче партнеры Андрей Давыдович катнашучыларның барысына да бер-берсенә массаж ясарга тәкъдим итте һәм бу, чынлап та, тамашачыны җанландырып җибәрде, Андрей әйткәнчә, коллегалар һәм партнерлар арасында мөнәсәбәт урнаштыруга ярдәм итте.
24-25 апрельдә узган «Сообщество» актив гражданнар форумы - җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасындагы үзара мөнәсәбәт өчен ачык мәйдан булды. Аның төп максаты - коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлегендәге проблемаларны тикшерү һәм аларны чишү юлларын эзләү. Беренче уку көнендә аудитория коммерцияле булмаган оешма (яшьләр һәм тәҗрибәлеләр), бизнес, хәкимият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә бүленде.
- Әлеге форум - безнең өчен ачыш, - дип хисләре белән уртаклаша «Загородная» җәмәгатьчелеге рәисе Алексей Туганов. - Һәр шәһәр һәм район халкының төрле социаль катламы өчен бушлай мәгълүмати ярдәм, проектлар язу, башка коммерцияле булмаган оешмаларга грант өчен документлар әзерләү һ.б. буенча ресурслар үзәге төзү мөмкинлеге булу - шәхсән минем өчен яңалык. Мәсәлән, Яр Чаллыда шундый ресурслар үзәге берничә шәһәргә хезмәт күрсәтә һәм федераль бюджеттан финанслана. Бу, миңа калса, бездә яшәүче халыкның белемен үстерү һәм тәҗрибәсе булган коммерцияле булмаган оешмалар өчен эш урыннары булдырырга менә дигән мөмкинлек.
ОТР телеканалында «Большая страна» программасының алып баручысы Ангелина Грохольская үзенең коллегалары белән социаль җурналистика турында гәп корды. Шулай ук, коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан уздырылучы чараларны яктырту кысаларында, үзләренең эшчәнлекләрен массакүләм мәгълүмат чараларында күрмәүләре турында зарланучы, Россиянең барлык шундый оешмаларның вәкилләре дә безгә кушылды.
- Уйлавымча, залда утырган коллегалар мине аңлар, - ди Ангелина Гроховская, - коммерцияле булмаган оешма эшчәнлеген яктырту өчен мәгълүмати сәбәп кирәк. Тик, журналист әфәнделәр, без бит аны үзебез дә уйлап чыгара алабыз. Мәсәлән, әгәр дә берәр хәйрия фонды вәкиле балалар йортына акча җыяр өчен редакция яисә телевидение студиясе ярдәмен тәкъдим итсә, ә бусагада белем көне якынлаша икән, үз шәһәрегездә «Укытучылар чәчәкләрдән баш тартып, балаларга ярдәм итәргә тәкъдим ясады» акциясен уздыруны әйтеп карагыз. Сезнең матбугат рейтингы үсәчәк һәм кемгәдер ярдәм кирәк дигән мәгълүмат күңелсез булмаячак.
Ангелина шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар белән массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы бәйләнеш көтелмәгән яктан ачылган күпсанлы проектлары белән бүлеште. Билгеле телевидение алып баручысы мәгълүматны күбрәк позитив яктан бирергә өндәде.
Икенчесендә бәхәс волонтерлык, экология, коммерцияле булмаган оешмаларның социаль хезмәтләр базарына керү мөмкинлеге темасына багышланган иде. «Коммерцияле булмаган оешмаларның социаль хезмәтләргә керү мөмкинлеге» мастер-классы иң популяр мәйданчык­ларның берсе булды. Монда спикерлер коммерцияле булмаган оешма турындагы Федераль закондагы үзгәрешләрнең мөһимлеген сөйләде.
Ике көнлек курсның йомгагы «Секторара эшчәнлекнең тиз үсеше» мәйданчыгында ясалды. Социаль проект авторларына бизнес, хакимият, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге тудырылды.
- Татарстанда соңгы елда гражданнарның активлыгы үсә, социаль инициативалар арта, ә проектлар сыйфатлана, - дип сөйли РФ Иҗтимагый Палата әгъзасы Елена Тополева-Солдунова. - Шуңа да «Сообщество» форумын уздыру өчен нәкъ менә Казан сайлап алынды. Без барлык сектор вәкилләре ягыннан җавап һәм форумда үзара бәйләнеш булыр дип өметләнәбез.
Форумда Россия Иҗтимагый Палатасыннан АгроМания игелеклек акциясе дә узды. Форумны оештыручылар шәһәр халкын командаларга берләшеп, җәмәгать урыннарында китап җыю пунктларын булдырырга һәм атна дәвамында яңа, шулай ук элек әдәбиятта кулланылган китапларны җыеп, мохтаҗлык кичерүче авыл китапханәләренә җибәрергә чакырды. Рәсми төстә игелекле атна инде тәмамланган булса да, барлык халыкны игелекле эшкә кушылырга чакырам. Исегездә тотыгыз, бер генә игелекле гамәл дә бөтен дөньяны үзгәртергә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев