Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фельдшерлар советы ФАПлар белән бер сулыштан яши

Сәламәтлек саклау өлкәсендә елдан-ел авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүгә игътибар арта дип әйтү артык булмас.

Авыл җирләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларының торышына, анда эшләүче фельдшерларның квалификациясенә карап, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын билгеләргә була. Безнең районда хәзер шундый 42 пункт эшли. Хәтта 200 кешедән кимрәк яшәгән торак пунктларда да 16 ФАП сакланып калган.

- Республика программасы буенча безнең районда өч ел эчендә 6 модульле һәм 1 күп функцияле ФАП ачылды. 33 ФАП төзекләндерелде, ә 2се яңартылган бинага күчерелде, - дип сөйли бу уңайдан фельдшерларның район советы рәисе Гөлфинә Хәйбуллина. - Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә барган модернизацияләү, ФАПларны да заманча җиһазландырырга мөмкинлек бирде. Яхшы җиһазланыштан тыш, фельдшерлар квалификацияләрен күтәреп тора. Белгечләрнең 80 проценты бу көнгә югары категориягә ия. Ел әйләнәсендә 12 медперсонал Яшел Үзән һәм Казан медицина уку йортларында белемнәрен арттырды. Гомумән, ФАПларның барысында да киң кырлы медицина хезмәте күрсәтелә. Уртача алганда, бер медпунктка бер елда 4 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 44нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев