Зыян күрүчеләрнең уртача дәрәҗәдә агулануы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, алар яшәгән Себер трактындагы йорттагы фатирда газ колонкасы төзек булмаган. Шуның аркасында алар газга агуланган.
Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, исле газның (углерод оксиды) гаять куркыныч булуын искәртә. Аның белән агулану үлемгә китерергә дә мөмкин. Авыл җирлегендә мичне дөрес якмаганда, янгын вакытында, двигателе эшләп торган ябык автомобильдә утырганда исле газ белән агулану очраклары еш күзәтелә, дип хәбәр итә intertat.ru.
Нет комментариев