Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатирлар муниципалитетка кире кайтарыла

Шәһәр прокуратурасының муниципаль һәм дәүләт мөлкәтенә кызыгучыларны фаш итеп торуына карамастан, фактлар әледән-әле ачыкланып тора.

- 2016 елда бу өлкәдә 51 закон бозу очрагы ачыкланды, - дип сөйли Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. - Җирле үзидарә органнары чыгарган коррупцион характердагы норматив-хокукый актларга 19 протест чыгарылды. Шулай ук 14 күрсәтмә чыгарылып, 14 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Азат Бәдретдинов аңлатуынча, былтыр Яшел Үзән шәһәр суды прокуратураның Яшел Үзән шәһәре башкарма комитетының элеккеге муниципаль хезмәткәре Э.Саматов белән социаль найм килешүе төзүе һәм соңыннан аның хосусыйлаштырылуы турындагы килешүен тану турындагы иск гаризасы канәгатьләндерелгән. Әлеге килешү буенча муниципаль фатир, РФ Торак Кодексын бозып, социаль найм килешүе буенча бирелгән һәм соңыннан хосусыйлаштырылган. Суд карары нигезендә бу сделкаларның дөреслеккә туры килмәве танылып, фатирны муниципалитетка кире кайтарганнар.
Болардан тыш, Яшел Үзән шәһәр судында Яшел Үзән прокуратурасының Васильево шәһәр тибындагы башкарма комитетының чиратта тормаган һәм аз керемлеләр исәбендә булмаган ике кеше белән социаль найм һәм соңыннан хосусыйлаштыру турындагы килешү төзелүе һәм шулар нигезендә 2 фатирның законсыз бирелү турында 2 иск гаризасы карала.
Социаль найм буенча фатир алу бик четерекле мәсьәлә. Шуңа күрә ул катгый күзәтчелек астына алынган. Димәк, фиктив килешү төзеп, фатирлы булып булмый. Алсаң да, тартып алулары бар. Законча яшәүдән дә тынычрагы юк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев