Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Эстафета»га җитми икән

Бер елны республика газетасыннан кыяр сортлары турында укыган идем. Анда «Эстафета» сортын бик мактаганнар иде. Чыннан да, дөрес булып чыкты бит!

Былтыр җыеп туя алмадык. Кызым төнге сменадагы эштән соң Мирный базарына чыгарып та сатты әле. Көнгә 1әр мең сумлык булды. Элек «Герман» сортын гына утырта идем. Аның да уңышы югары була иде.
Кыярны иртән җыярга кирәк. Суны да теплицадагы кыярларга иртән генә сиптек. Кызым шулай өйрәтте. «Әни, кич йокларга яткан кешенең авызына су салган кебек була ич ул!» - ди.
Мәрьям апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев