Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшче һөнәрләр буенча республика чемпионаты тәмам

Краснодарда үтәчәк милли чемпионатта катнашачак җыелма команданың якынча составы билгеле булды. (Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлр залында эшче һөнәрләрнең республика чемпионаты Worldskillsның йомгаклау тантанасы узды. Чемпионат 1-3 февраль көннәрендә үтте. Сәхнәгә финалга үткән яшь ветеринарлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...

Краснодарда үтәчәк милли чемпионатта катнашачак җыелма команданың якынча составы билгеле булды.

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлр залында эшче һөнәрләрнең республика чемпионаты Worldskillsның йомгаклау тантанасы узды. Чемпионат 1-3 февраль көннәрендә үтте.

Сәхнәгә финалга үткән яшь ветеринарлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшь белгечләре, медицина хезмәткәрләре һәм зәркәнчеләр, кондитерлар һәм проектлаштыручылар күтәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов әйтүченә, WorldSkills республика турниры нәтиҗәләре буенча республиканың җыелма командасы формалашачак. Эчше профессияләрнең милли чемпионаты быел май аенда Краснодарда үтәчәк.

"WorlldSkillsта меңнән артык өлкән һәм JuniorSkillsта 360ка якын яшь белгечләребез катнашты. Бүгенге көнгә безнең Татарстаннның якынча җыелма командасының составы билгеле. Кайбер белгечлекләр буенча эшлисе эшләребез булса да, вакыт бар. Әле март аенда федераль округ буенча сайлау турын үтәсебез бар. Ә май аенда безне WorldSkills милли бөтенроссия финалы көтә", - дип сөйләде ул.

Нәтиҗә ясап, Энгель Фаттахов WorldSkills хәрәкәтен алга җибәрү, белгечләр базасын булдыру өчен бүлеп бирелгән акча өчен республика җитәкчелеген билгеләп узды. Чемпионатны үткәрү эшенә республиканың иң зур оешмалары кушылды. Алар өчен чемпионат сыйфатлы кадрләр әзерләү өчен яхшы мәйдан булды.

Чара ике сәгатьтән атык дәвам итте. Яшь чемпионнарны котларга идарә органнары, эшмәкәр структурлары вәкилләре, иҗади коллективлар килде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров катнашты.

"Медальләр алмаучыларга мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә. Моның өчен һич тә кайгырырга кирәкми. Монда җиңелүчеләр юк. Сезнең монда алган тәҗрибәгез, сезнең белән гомер буена калачак", - дип искәртте ул. Шуңа өстәп, башкаларга уңышлар теләде.

Чара зур флешмоб белән тәмамланды.

Мәгълүмат Татар-информ агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев