Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Энгель Фәттахов: Яхшы укытучыларсыз белем бирү сыйфатын күтәрә алмаячакбыз

Бүген илебез җитәкчелеге төп өч һөнәрне иң мөһим дип саный: укытучы, табиб һәм хәрби. Миңа калса, күпләр моның белән килешә. Дүшәмбе халкыбыз әнә шундый кирәкле һөнәр ияләре - Укытучылар көнен билгеләп үтте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Педагогларны, елдагыча, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе котлады.
Ул искәртеп узганча, быел проектта 250 педагог катнашкан. Шуларның 26сы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә, 39ы Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә җиңүче дип табылган.
ТР мәгариф һәм фән министры мөхтәрәм кунакларны сәламләп, аларны якынлашып килгән Укытучылар көне һәм конкурста җиңүләре белән тәбрик­ләде.
- Татарстан Республикасының киләчәген мәгариф системасы, белем бирү сыйфаты билгели. Шуңа бәйле рәвештә, бу тармакка аерым игътибар юнәлтелә, зур күләмдә акча бүлеп бирелә, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр капиталь төзекләндерелә, ресурс үзәкләре булдырыла. Әмма уку йортлары нинди генә алдынгы технологияләр, матди-техник база белән тәэмин ителмәсен, яхшы укытучыларсыз белем бирү сыйфатын күтәрә алмаячакбыз, - диде Энгель Фәттахов укытучы һөнәренең мөһимлеген ассызыклап.
Шушы җиңүче укытучылар арасында Яшел Үзәннән ике - 1нче лицейдан информатика укытучысы Наталья Серякова һәм 10нчы гимназиядән татар теле укытучысы Миләүшә Нәҗметдинова кебек мактаулы укытучылар булу да зур дәрәҗә.
Фотодан елмаеп торучы бу сөйкемле ханым - 10нчы гимназиядә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова. 22 елдан бирле шушы гимназиядә татар теле һәм әдәбиятын укыта, 19 ел директор урынбасары. Аның эшчәнлеге газета укучыларыбызга яхшы таныш, без аны милләтебезнең чын кызы дип атыйбыз. Шунысы куандыра: 2014-2015 уку елында Миләүшә Лотфулловна белем биргән Анна Зәйнетдинова татар теле буенча фән олимпиадасында республика күләмендә I урынга лаек булган иде. Ана теле мари теле булган Аннаның татар теленнән шундый зур дәрәҗәгә ирешүендә Миләүшә Лотфулловнаның өлеше әйтеп бетергесез зур һәм бу аларның уртак җиңүе, билгеле.
Дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук шәһәребезнең бер төркем иң лаеклы укытучылары һәм тәрбиячеләре билгеләнде.
Людмила Коновалова «РФнең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре» исеменә лаек булды. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән Ольга Клементьева (9нчы лицей), Ирина Алексеева (1нче лицей), Ольга Мартышина (ЯҮМР мәктәптән тыш эшләр үзәге) һәм Флюра Вафина (31нче балалар бакчасы) бүләкләнде. Котлыйбыз.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев