Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эльмира Кәлимуллина популяр тапшыруда төшәр алдыннан өч тапкыр бәлеш пешереп караган (ФОТО)

Бу атнада Казанга «Поедем, поедим» тапшыруын алып баручы Джон Уоррен килде. Эфирда милли ризыклар пешереп күрсәтүче әлеге тапшыру тамашачы арасында популярлык казанырга өлгерде инде.

Бу юлы Джон Уорренга партнер итеп "Голос" проекты финалисты, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинаны сайлаганнар. Җырчының үзе өчен бу көтелмәгән сюрпризга әйләнгән. Татарстан йөзенә кызыллык китермәс өчен Эльмира хәтта тапшыруга төшәр алдыннан өч тапкыр бәлеш тә пешереп караган, дип яза "События".
Эфирда нәкъ бәлеш пешерү идеясен җырчы үзе тәкъдим иткән.
«Поедем, поедим» тапшыруын 13 февраль көнне НТВ каналында 14 сәгать 20 минутта карый алачакбыз.
Чыганак - матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев