Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Елга төбендә – сарайлар

Яшел Үзән - гомуми йортыбыз. Ә яшәгән йортның чиста-пөхтә булуын кем генә теләми икән. Теләү бер, ә аны булдыру - икенче мәсьәлә.

Яшел Үзән районы бюджеты бөтен территорияне даими җыештыруны тәэмин итә алмый. Шуңа күрә бары тик елга ике тапкыр - яз һәм көз айларында район җитәкчелеге предприятие-оешмаларга, халыкка мөрәҗәгать итеп, тирә-юнебезне чиста тотарга тырыша. Язгы чистарыну айлары ничек үтте соң?
Быел язның икенче аенда һава торышы начар булу сәбәпле, территорияләрне тәртипкә китерү чаралары бөтенләй үткәрелмәде диярлек. Бары тик 2017 елның 29 апрелендә генә «Урман утырту көне» акциясе һәм гомумрайон өмәсе үтте.
Яз көне район территориясенә барлыгы 1500 яшь алмагач утыртылды. Барлык үсентеләр накладнойлар буенча таратылганга, аларның сакланышын контрольгә алырга була һәм идарә компанияләре хезмәткәрләре моны эшләячәк тә.
Моннан кала быел һәр предприя­тиегә беркетелгән территориянең масштаблы картасы булдырылды. Быел бу юнәлештә үзләренә беркетелгән территориядә ПОЗиС хезмәткәрләре кадәр тырышучылар булмады, ди чис­талык сагында торучылар.
Язгы өмәләрдә шәһәр пляжы чисталыгына аеруча нык игътибар бирелде. Рус география җәмгыяте бүлеге, дайверлар чакыртып, шәһәр пляжы төбен, паром кичүе янындагы су коену урынын чистарту буенча экологик акция уздырды.
- Мине шундый хисләр били: никадәр чистартабыз, шулкадәр һәм аннан да күбрәк итеп чүп ташлыйбыз. Загородныйдагы пляжны гына алыйк. Шушы көннәрдә генә аның төбеннән чүпне тонналап чыгардык. Яшьләр елга төбеннән сүтелгән сарайларга кадәр тартып чыгарды. Яшәгән урыныбызны үзебез бу...лыйбыз бит, ачуым да бер килмәгәе! - дип ачынып сөйли ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов.
Чүп чыгару турында сүз алып барганда зиратларны читләтеп үтеп булмый. Быел шәһәр зиратын чистартуда гына да 300 кеше катнашты һәм зираттан 98 кубометр чүп чыгарды. Районның барлык оешмалары да санитар ике айлыгында актив катнаш­ты дип әйтеп булмый. Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре өмәләрдә катнашмады диярлек.
Саннар теле белән әйткәндә санитар ике айлыгында барлыгы:
*86557 кеше катнашты,
* 128 берәмлек техника кулланылды,
*1633,72 кубометр чүп түгелде,
*узган ел бу сан 11108,28 кубометр иде.
Радик Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев