Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел башыннан 200 исерек автомобильче тотылган

Хәзерге юлларда машина белән айнык килеш йөрүе дә катлаулы булса да, кайберәүләр моны аңламый һәм аңларга да теләми. Ул бит үзен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куя. Ә андый очраклар әледән-әле кабатланып тора.

13 октябрьдә Яшел Үзәннең ЮХИДИ бүлеге Королев урамында 16 сәгатьтән 17 сәгать 30 минутка кадәр "Антипьянь" операциясе уздырды.

Рейдның төп максаты булып юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, рульгә исерек килеш утырып чыккан машина йөртүчеләрне юл участокларыннан чыгару тора.

Чара барышында ДПС инспекторлары автомобильләрне туктатып, һәр йөртүчене тикшергән. Рейд башланып унбиш минут та үтми алар "Мерседес" йөк автомобилен шикләнеп туктата. Алар машина йөртүченең авызыннан аңкып торган аракы исен шунда ук сизә һәм шаһитлар катнашында аны алкотектор белән тикшерә. Бу ир үзенең 51 яшьлеге уңаеннан 200 грамм аракы "кабып" чыгуын яшереп тормый. Автомобиль тиз арада махсус тукталышка куела. Аның эшен хәзер мировой судья караячак. Мондый ваемсыз эчкече машина йөртүчеләргә нинди җәза каралган соң? 30 мең сум штраф салынудан тыш, аның бер ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителүе бар.

- Агымдагы елның тугыз аенда исерек машина йөртүчеләр 7 юл-транспорт фаҗигасе чыгарды, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Аларда 1 кеше һәлак булса, 12се төрле җәрәхәтләр алды. Тагын 49 ДТП китергән матди зыянны исәпләсәң, аз сумма килеп чыкмас. Рульдәге эчкечелек һәрвакыт комплекслы хәл итүне таләп итә, шуңа күрә тикшерүләр, участок уполномоченныйлары белән бергә рейдлар уздырылып тора. 2017 елның 9 аенда рульгә исерек килеш утырган 200 автомобильче ачыкланды. Бу чын-чынлап зур проблемага әйләнеп бара. Әгәр дә юлларда адекват булмаган машина йөртүчеләрне күрәсез икән бу хакта безгә хәбәр итегез. Бәлки сезнең игътибарлыгыгыз аркасында ЮХИДИ хезмәткәрләре юллардагы машина агымыннан тагын бер исерек машина йөртүчене чыгарыр. Һәм тагын чыгарга мөмкин булган юл-транспорт вакыйгасын кисәтер. Моның өчен эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә 44704 яисә 020 телефоны аша шалтырату да җитә.

Әлеге рейд барганда инспекторлар машинасында 7 яшькә кадәр балаларын кресолосыз йөрткән - 2, страховой полисы булмаган 5 очракны да ачыклаганнар.

"Рено Клио" автомобилен йөртүче 35 яшьлек ир алгы кырый тәрәзәләрен тонировкалаган өчен тотылган. Аңа карата 500 сум күләмендә штраф салу һәм тонировкасын алып ташлату буенча карар чыгарылган. Әгәр дә бу машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәре таләбен үтәмичә, тонировкасын алып ташламаса, икенче тапкыр өстәмә штраф түләүдән тыш аңа 15 тәүлеккә кадәр арест та салынырга мөмкин.

Юлия Леонтьева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев