Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Экстремизмга – ЮК!

Яшел Үзән прокуратурасы УФСБның Яшел Үзән бүлегеннән килгән материал нигезендә экстремизм эшчәнлегенә каршы тору турында законнар үтәлешенә тикшерү уздыра.

Интернетта «ВКонтакте» социаль челтәрендә шикле бит ачыклана.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, социаль челтәргә куелган фотоматериалның нацист свастикасына охшаганлыгы беленә.
Соңыннан әлеге факт буенча прокуратура административ хокук бозу, ягъни нацист атрибутикасын пропагандалау буенча эш кузгата һәм аны судка җибәрә.
Суд карары әлегә юк, ничек кенә булмасын тыелган символикалар белән эш итүче, ягъни пропагандалаучы кешегә җавап тотарга туры киләчәк. Интернеттагы социаль челтәрләргә ни элсәң дә ярый дип, уйлаучылар бик ялгыша. Менә бу очрак шуның ачык мисалы да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев