Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эксперт ковид белән авыручыларның авыру йоктыру вакытын атады

Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная ковид-инфекцияле кешенең тирә-юньдәгеләр өчен аеруча куркыныч булуы турында сөйләде.

Эксперт аңлатканча, югары сулыш юлларында коронавирус кузгатучының концентрациясе авыруның беренче билгеләре – ютәл яисә ис-тәм сизмәү барлыкка килгәнче ике-өч көн алдан ук югары булырга мөмкин. Шуңа күрә ул тирә-юньдәгеләргә инде чир йоктыра ала. Ул вирусны югары сулыш юлларыннан бүлеп чыгаруның югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады, вирус хәтта авыруны җиңел формада кичерүчеләрдә дә бар.

Наталья Пшеничная сүзләренә караганда, ковид белән авыручылар авыруның беренче атнасында вирусны актив рәвештә таратырга мөмкиннәр. Аннан соң организмнан яшәргә яраклы вирусны бүлеп чыгару кими, ләкин авыруның формасына карап, ул 10 көннән алып өч атнага кадәр дәвам итә. Бу вакыт, иммунитетка бәйле рәвештә, тагын да озаграк (70-90 көнгә кадәр) булырга, кайбер мәгълүматлар буенча хәтта 105 көнгә җитәргә мөмкин.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, Сovid-19 белән авырган кеше тискәре ПЦР-тесты тапшырганда гына башкаларга куркынычсыз булачак, дип нәтиҗә ясый белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев