Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советының яңа составы әгъзалары Яшел Үзәннең махсус учреждениесендә

Эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советының яңа составы әгъзалары Яшел Үзәннең махсус учреждениесендә булды. Аннан алган хисләр төрле.

Изоляторда иң беренче булып тоткарланучыларның кулларындагы китап күзгә ташланды. Иосиф Бродский дөрес әйткән: «төрмәдә вакыт күп булса да, киңлек җитеп бетми».
- Биредә шартлар әйбәт. Шул кайнар су юк һәм күңелсез, - дип сөйли махсус приемниктагы бер тоткарланучы.
Әлеге чара барышында без административ хокук бозучылар һәм шулай ук җинаятьләр кылуда шик астына алынучылар һәм гаепләнеп тоткарланучылар торган урыннарны карадык. Андагы шартларны начар дип әйтеп булмый, курорттагыга якынрак. Мондый урыннарны бер тапкыр да күрмәгән кеше буларак миңа андагы чисталык һәм тәртип гаҗәпләндерде. Ашау белән дә проблемалар булмый, диделәр тоткарланучылар. Совет рәисе Эдуард Донченко бары меню булмауга гына ризасызлык белдерде. Аллаһ сакласын, тоткарланучыларның берәрсенә кәтлит җитмичә калса.
Миңа калса, махсус биналарда һава җитеп бетми, эссе. Сәбәбе нәрсәдәдер, белмим, бәлки кызу ягалардыр, бәлки һава суыргычлары тулы көченә эшләмидер. Совет рәисенең үткен күзе тоткарланучыларның берсенең кара янган урыннарын күреп, аның документларын соратып алды. Аның делосында һәр җәрәхәт урыны күрсәтелгән фоторәсеме һәм аңлатмасы бар.
Без керергә кыймаган бердәнбер урын - вакытлыча тоту урыны камерасы булды. Ирек­ләре мәхрүм ителгән урыннарда булган һәркем аңларга тиеш, хәзерге хөкем ителүче илле ел элеккеге еллардан нык аерыла. Психологлар һәм психиатрлар тоткарланучылар - токсикоманнарның, игроманнарның, алкоголикларның психикасындагы тайпылышларны, аң дәрәҗәсенең түбән булуын юкка билгеләми дә инде. Аларның тирәлеккә булган реакция­се һәрвакытта да адекват түгел.
Махсус учреждениедә булганнан соң шуны әйтергә кирәк: андагы шартлар тулысынча заман стандартларына туры килә. Монда вакытлыча яшәүчеләрнең тоту шартларына һәм полиция хезмәткәрләренең мөнәсәбәтенә бер дәгъвасы да юк.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев