Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчендә – шартлаткыч, тышында – «поливитамин ревит»

Өеңдә корал саклыйсың икән, ул законлы рәвештә теркәлгән булырга тиеш һәм шул очракта гына полицейскийлар андыйларга юкка-барга кагылмас. Андый-мондый хәл килеп чыкмаса, әлбәттә. Теләсә-кайсы очракта да корал саклау куркыныч һәм җаваплы.

Менә күптән түгел генә  Рус Мари Ковали авылында 61 яшьлек ирнең өендә беркайда теркәлмәгән 16 калибрлы «ИЖК» ау мылтыгы, 45 патрон табып алынган. Боларга өстәп «Порох Сокол» дип язылган металл банка да тапканнар. Аның эчендә сәнәгать юлы белән ясалган шартлаткыч матдә булган.

Ә Карамалы Тау бистәсендә полицейскийлар  35 яшьлек ирнең өендә обыск ясаганда  шикле банкага юлыккан. Шартлаткыч матдә салынган банканың тышында  «Поливитамин Ревит» дип язылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Русско-Марийские Ковали Зеленодольского района охотничье ружье