Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөреслек җиңгән

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Васильево шәһәр тибындагы бистә муниципаль берәмлеге башкарма комитетының социаль найм килешүе нигезендә шушы башкарма комитетта эшләүче бүлек җитәкчесе Гүзәл Савинага фатир бирелүнең законлылыгын тикшергән.

- Тикшерүләр күрсәтүенчә, бу очракта РФ Торак кодексының кайбер маддәләренең бозылуы ачыкланды, - дип аңлата Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. - Аерым алганда, башкарма комитетта эшләүче Гүзәл Савина аз керемле һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә тормаган. Чират тәртибе бозылып, аңа Васильевоның Октябрьская урамындагы 2нче күп фатирлы йорттан муниципаль бүлмә бирелгән. Әлеге эш буенча без Яшел Үзән судына социаль найм килешүен тану, Гүзәл Савина кызы белән төзелгән хосусыйлаштыру турында килешү сделкасының дөрес түгеллеген һәм фатирны муниципаль милеккә кире кайтару турында иск гаризасы бирдек.

Әлеге иск гаризасы буенча шәһәр суды социаль найм килешүенең дөрес түгеллеген танып, Гүзәл Савинаны һәм аның гаилә әгъзаларын торак бинасыннан чыгарып, аны муниципаль милеккә кире кайтару турында карар чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев