Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөрес үпкәлимме?

Соңгы елларда Бакырчы авылы яңарышларын газета битләрендә күп яктырттык, матур, күңелле язмалар укып куандык. Авылыбызның үсешенә, төзекләндерүгә керткән өлешләренә рәхмәтлебез авылдашларга.

Өлкән буынга хөрмәт белән карарга безгә әти-әниләребез, укытучыларыбыз юнәлеш бирсә, күңелебезгә сеңдерсә, ул бүген дә шулай дәвам итә. Хәлләреннән килгәнчә искә алып хөрмәтләргә җан атып торучы укытучылар коллективы, клуб, китапханә хезмәткәрләре бар.
Матур бәйрәмебез - 8 мартка клубыбызда сыер савучы өлкән буын хатын-кызларын котлап, авылыбыз эшмәкәре Рафикъ Бәхтияров ярдәме белән клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева матур бәйрәм оештырды. Очрашу күркәм һәм эчтәлекле узды. Колхозның сыер савучы кызларының авыр хезмәтен хөрмәтләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар, матур чәй табыны артында бүләкләр дә булды. Әлеге бәйрәмнән соң күңелне тырнап торган бер уй тынгы бирми миңа.
Әйе, Рафикъ котлады, ул сыер савучы әнисе Суфия апаның хезмәтен күреп үсте, үзе шул дөньяда кайнады, хәтта колхоз белән җитәкчелек тә итте. Шушы бәйрәмдә 40лап өлкән буын сыер савучы кызларыбыз - бүген 80гә якынлашып җиткәннәре белән эшләмәде бит ул. Алар белән эшләгән җитәкчеләр исән бит әле. Шушы әбиләрне котларга, авыр чак­ларын искә алырга килергә кирәкми идеме? Өлкәннәргә бер җылы сүз җитә бит югыйсә, әллә һаман тиңсенмиләрме? Ходай тигезләде бит инде. Әллә жандарм кебек кычкырып, теләсә нәрсә әйтеп, кимсетеп йөргән чакларыннан оялдылармы икән? Өйдәге бер сыерны чистартып көтүгә чыгара алмаганда, колхозның 20-25 сыерын салкында юып-чистарткан бу сыер савучылар хезмәтенә «3»ле-«4» ле билгеләре куеп йөргән чакларыннан оялдылармы? Сүз дә юк, алардан да югарыдан таләп иткәннәрдер.
Тиздән Җиңү бәйрәме җитә. Сугыш ветераннарыбыз юк инде, тыл хезмәтчәннәребез дә бармак белән санарлык кына. Аларны да шул ук коллектив котлар, әлбәттә. Чөнки бу эшне намус эше дип кабул итәләр. Онытмыйлар да, кирәклеген тоеп яшиләр, яшь буынга күчерергә тырышалар. Колхозлар беткән белән, оешмалар бар бит әле. Онытылган булса, яңартырга кирәк. Җитәкчеләр дә, депутатлар да бар.
Бу язмамда исемнәрен атамадым, һәркем үзен таныр, нәтиҗәсен ясар. Бәлки, бүгенгене генә түгел, үткәннәрне дә искә алырга, хөрмәтләргә без бурычлыдыр. Сине җитәкче итеп халык сайлады бит. Җитәкче булып эшлисең икән, эшләгәнсең икән, димәк, син гомерең буе бу хисне, бу тойгыны, бу җаваплылыкны тоеп яшә, җаның тыныч, күңелең эчкерсез булсын. Авылдашлар алдында горурлык хисе уятуыңны саклап яшә. Бу нәрсәләр барыбызга да кагыла.
Рәйханә Зәйнуллина,
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев