Дөньяның иң өлкән кешесе вафат булды
Бүген иртән дөньяның иң өлкән кешесе Мисао Окава вафат булган. Әби-карчык 118 нче яше белән бара иде. Әле 5 март көнне генә 117 яшь тулган көнендә ул, гомерен озын санамавын һәм үзен бәхетле хис итүен җиткергән иде. Окава 1898 елның 5 мартында туган. Гиннеслар рекорды китабына 2013 елда кертелде. Ул...
Бүген иртән дөньяның иң өлкән кешесе Мисао Окава вафат булган. Әби-карчык 118 нче яше белән бара иде. Әле 5 март көнне генә 117 яшь тулган көнендә ул, гомерен озын санамавын һәм үзен бәхетле хис итүен җиткергән иде.
Окава 1898 елның 5 мартында туган. Гиннеслар рекорды китабына 2013 елда кертелде. Ул вакытта аңа кадәр иң озак яшәгән 116 яшьлек Дзироэмон Кимура бакыйлыкка күчкән иде. Аның 3 баласы, 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Соңгы елларда картлар йортында яшәгән.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев