Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт хезмәтләрен өйдән генә алырга була

Хәзер тиешле пособиеләрне, яисә компенсация­ләрне алу өчен заявканы социаль яклау органына барып тормыйча гына да бирү мөмкинлеге бар. Бу бик уңайлы хезмәт.

Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына (алда - Портал) - uslugi.tatarstan.ru - электрон адресы буенча түбәндәге дәүләт хезмәтләрен билгеләүгә электрон заявка бирергә була:
- балага ай саен бирелә торган пособие;
- мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә баланы караган өчен ата-аналар түләвенә компенсация;
- мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә бала караган өчен ата-аналар түләве өлешенә өстәмә компенсация;
- 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар;
- күп балалы гаилә балаларына транспортта йөргән өчен субсидияләр;
- күп балалы гаилә балаларына дару алуга субсидияләр;
- инвалидларга торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар;
- пенсионерларга транспортта йөрүгә ай саен түләнә торган түләүләр.
Моның өчен Порталда «Личный кабинет» аша «Социальная защита» вкладкасын сайларга кирәк. Бу очракта социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев