Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт эшлеклесе Мөхәммәт Сабиров вафат

1991-1995 елларда Татарстан Республикасының Премьер-министры булган Мөхәммәт Галләм улы Сабировның 83нче яшендә фани дөньядан китүе билгеле булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасы иртәгә сәгать 10да "Казан" милли мәдәният үзәгендә була. Белешмә өчен. Мөхәммәт Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкортстан АССРның Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында дөньяга килгән. Район үзәгендә татар башлангыч...

1991-1995 елларда Татарстан Республикасының Премьер-министры булган Мөхәммәт Галләм улы Сабировның 83нче яшендә фани дөньядан китүе билгеле булды.
Мәрхүм белән хушлашу чарасы иртәгә сәгать 10да "Казан" милли мәдәният үзәгендә була.

Белешмә өчен.
Мөхәммәт Сабиров 1932 елның 29 мартында Башкортстан АССРның Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында дөньяга килгән. Район үзәгендә татар башлангыч һәм рус урта мәктәбендә укыган.
Уфа нефть институтын тау инженеры белгечлеге буенча (1955), ССРБ Министрлар Советы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган (1983).
• Юллама буенча "Әлмәт нефть боралау" трестының 2нче контора боралаучы ярдәмчесе, инженер, өлкән инженер, җитештерү-техник бүлек җитәкчесенең урынбасары булып эшли (1955-1964).
• "Әлмәт нефть боралау" трестының фирка комитеты секретаре (1964).
• Әлмәт КПСС шәһәр комитеты икенче секретаре (1965-1968).
• "Востокмонтажгаз" (Әлмәт) трестының җитәкчесе (1968-1981).
• "Татнефтестрой" җитештерү берләшмәсенең башлыгы (1981-1984).
• ТАССР Министрлар Советының Рәисе урынбасары (1984-1989), Рәисе (1990).
• Татарстан Республикасы Премьер-министры (1991-1995) була.
1990 елдан башлап Татарстан суверенлыгы өчен актив көрәшә. Суверенлык нигезендә икътисади бәйсезлек ятарга тиеш дип исәпли.
Россия Федерациясе Югары Советы депутаты (1991-1993).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы әгъзасы (1995-1999).
1998 елның 23 сентябрендә Татарстан Республика фиркасенең рәисе итеп сайлана.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән ике тапкыр, Хөрмәт Билгесе ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. СССР Нефть-газ министрлыгы отличнигы (1978), Татарстан Респуликасының атказанган төзүчесе (1982).

"Татар-информ"

фото intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев