Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Динамо”га – 95 ел

Яшел Үзәндә “Динамо” Бөтенроссия җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган үлән хоккее буенча ачык Бөтенроссия турниры булды.

11-13 яшьлек кызлар арасында  турнир  Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексы манежында үткәрелде.

Турнирда Казаннан, Яшел Үзәннән,  Мәскәүдән, Пермьнән һәм хәтта Казахстаннан 8 команда катнашты.

Турнирны ачу тантанасында Татарстанның “Динамо” җәмгыяте рәисе  Салават Гайсин катнашып,  катнашучыларны котлады.  Аларны шулай ук Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин да сәламләде. Балалар-яшүсмерләр спортын, Динамо хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен Салават Гайсин  башлык Александр Тыгинга һәм ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллинга “Динамо” җәмгыятенең истәлекле медален,  Эчке эшләр министрлыгы ветераны Фәрит Сәфиуллинга һәм  Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре Виктор Романовка һәм Илдар Сафинга  “Мактаулы динамовчы” исемен бирде. Шулай ук кайбер полицейскийлар, спортчылар һәм административ хезмәткәрләр  “Динамо” җәмгыяте  Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Өч көн буена яшь хоккейчылар  турнир медале өчен көрәште.

Бронза өчен көрәштә  “Юность Москвы” командасы Казанның “Динамо-2006” командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Финал уеннарында “Динамо” РСДЮСШОР белән Мәскәүнең “Спартак” командасы көч сынашты. Нәтиҗәдә  чемпион титулын  башкаланың “Спартак” командасы кызлары  яулады, ә көмеш медаль – Казанның “Динамо”сында.

Җиңүчеләргә һәм призерларга  кубоклар, дипломнар һәм медальләр бирелде.

Исегезгә төшерәбез: бу турнирның оештыручылары – Татарстан Республикасының “Динамо” ФСО ОГО һәм Казанның  “Динамо” РСДЮСШОР.

Спонсорлары – Яшел Үзән районы хакимияте, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге, “Маяк” спорткомплексы һәм башкалар.

Ярыш нәтиҗәләре

1нче урын – “Спартак” Мәскәү;

2нче урын – “Динамо” РСДЮСШОР җыелма командасы:

3нче урын – “Юность Москвы”;

4нче урын - “Динамо” Казан;

5нче урын – “Динамо-2007” Яшел Үзән;

6нчы урын – Пермь краеның 1нче җыелма командасы;

7нче урын – 1нче СДЮШОР Уральск, Казахстан;

8нче урын – Пермь краеның 2нче җыелма командасы.

ТРның “Динамо” ФСО матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Москва турнир хоккей на траве Динамо Казань Казахстан Уральск Пермь команда