Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Депутат буласым килә»

Луиза Кадыйрова - Мәскәүдә Кремльдә узган төп чыршы бәйрәмендә катнашкан өч укучының берсе. Ул 16нчы мәктәпнең VIII сыйныфында белем ала. Бүген ул - «Төнбоек»ның кунагы. - Луиза, шундый зур тантанада катнашу бәхетенә ничек ирештең? Синең башкалага баруыңны ишеткән яшьтәшләреңнең Кремльдә ел саен уза торган илнең төп чыршы бәйрәмендә катнашу хыялына...

Луиза Кадыйрова - Мәскәүдә Кремльдә узган төп чыршы бәйрәмендә катнашкан өч укучының берсе. Ул 16нчы мәктәпнең VIII сыйныфында белем ала. Бүген ул -
«Төнбоек»ның кунагы.

- Луиза, шундый зур тантанада катнашу бәхетенә ничек ирештең? Синең башкалага баруыңны ишеткән яшьтәшләреңнең Кремльдә ел саен уза торган илнең төп чыршы бәйрәмендә катнашу хыялына нәрсә дип җавап бирәсең?
- Шәһәрдән өчәү катнаштык без төп чыршы бәйрәмендә. Яшел Үзән балалар йортыннан Ксения Ильичева, Васильевоның 2нче урта мәктәбеннән Диана Пылаева һәм мин. Безнең һәркайсыбыз яхшы укый, җәмәгать эшендә актив. Волонтер буларак эләктем мин төп чыршы бәйрәменә. Мин - шәһәр балалар думасының спикеры. Думада һәр мәктәптән өч укучы эшли һәм алар мине спикер итеп сайлады. Берничә мәртәбә спорт, мәгариф, социаль яклау темалары буенча Казанда узган волентерлар конференциясендә катнаштым, «Яшьләр форумы-2011»дә, «Алга» республика бәйгесендә оештыручыларның игътибарын җәлеп иткәнмендер дип исәплим. Нәрсәгә булса да ирешү өчен, яхшы укырга, һәр яктан актив булырга, үз көчеңә ышанырга кирәк.
- Сиңа думаның нәрсә икәнен аңлатып торырга кирәкмидер инде?
- Бик җаваплы икәнен аңлыйм, шуңа күрә киләчәктә Дәүләт Думасы депутаты булырга хыялланам.
- Булачак депутатыбыз мәктәптә нинди билгеләргә укый соң?
-Төгәл фәннәр белән дуслыгым шәптән түгел.
- Калганнары «5»ледер бит?
- Рус, татар телләреннән - дүрт. Тарих, әдәбиятны яратам. Марина Цветаеваны яратып укыйм. Муса Җәлилне беләм.
- Теләсә кайсы дәрәҗәдәге депутат башта белем ала, һөнәр үзләштерә.
- Офиста утыра торган эш кирәкми миңа. Язмышымны сәнгать өлкәсе белән бәйләрмен дип торам. Әлегә төгәл әйтүе кыен.
- Мәскәү төшеңә керәме?
- Башкалада булган һәр көнем, һәр сәгатем күз алдымда. Корал палатасына экскурсия дә, «Измайловская» кунакханәсе дә, Кремльдәге чыршы бәйрәме дә, 1812 елдагы сугыш вакыйгаларына багышланган «Книга желаний» спектакле дә - гомердә онытылмаслык вакыйгалар. Анда танышкан дусларым, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камадан килгән малайлар, кызлар белән бүген дә сөйләшеп, интернет аша аралашып торабыз.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250