Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Даруханәдән даруны тикшереп ал

Без дару кирәк-яракларына дип даруханәләргә еш керәбез, алабыз, кулланабыз. Әмма үз хокукларыбыз турында бик үк белеп бетермибез.

Шулай да препаратларны сатып алудагы үзенчәлекләрне белү комачауламас. Бу уңайдан без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә караган Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова белән сөйләшәбез. 
–Кулланучы кире кайтара, алмаштыра алмый торган товарларның аерым төркеме бар. Әлеге төркемгә кайбер дару препаратлары һәм медицина әйберләре дә кертелгән, – дип сүзен башлады бүлек җитәкчесе. –Шуңа күрә лицензиясе булган даруханәләргә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сатып алыр алдыннан препаратларның саклану шартларына игътибарлы булу зарур. Дарулар сатучы сез сораган очракта препаратның инструкциясен, сертификатын һәм товар документларын күрсәтергә тиеш. Шуны да искәртеп узарга кирәк: даруларны фирма упаковкаларында гына алыгыз, чөнки ялган дарулар сатып алу сәламәтлек өчен бик куркыныч. Закон буенча упаковка тышында даруның исеме, җитештерүчесе, серия номеры, чыгарылу вакыты, саклану срогы, теркәлү номеры, куллану ысулы, дозировкасы һәм концентрациясе, күләме, активлыгы, формасы, саклану шартлары һәм кисәтүләр булырга тиеш. Бу әйтелгәннәрнең бер пункты булмаса да, дару препаратыннан баш тарта аласыз. Тагын шуны да онытырга ярамый: берүк төрле даруның гамәлдәге матдәсенең чыгару формасы, дозировкасы һәм организмга тәэсир итү механизмы төрлечә булырга мөмкин. Шуңа күрә даруханәдән даруны бары тик табиб рецепты белән генә алырга кирәк. Фармацевт киңәше сезгә закон түгел. Сезнең авыруны бары тик табибыгыз гына белә. Даруханә хезмәткәренә шулай ук сезгә даруның формасын, дозировкасын билгеләү хокукы да бирелмәгән. Ул бары тәкъдим генә итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аптека таблетки

2
X