Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

COVID-19 буенча кайнар линиянең кыска номеры эшли башлады

Татарстанлылар кыска гына 122 номеры буенча консультация өчен контакт-үзәк белән элемтәгә керә ала. Элеккеге 8 800 222-59-00 номеры, шулай ук, эшләвен дәвам итә.

Көн саен контакт-үзәк операторлары республика халкыннан 600 шалтыратуны эшкәртә. Уртача көтү вакыты 11 секундтан артмый, - дип хәбәр итә ТР дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Еш кына контакт-үзәккә татарстанлылар тестларның коронавируска әзерлеге турында сораулар белән мөрәҗәгать итә, мондый тестларны кайда тапшыра алуын, авырулар белән аралашканнан соң үзләрен ничек тотарга кирәклеген ачыклыйлар.

Татарстанлыларга телефон роботы Лилия дә ярдәм итә. Хәзер ул 60 тан артык сорауга оператив җавап бирә ала. Сораулар исемлеге киңәйтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев