Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чыршы сезнең турыда ни сөйли? 

Сез Яңа елга өегездә бизәп куйган чыршының кыяфәте, сезнең турыда берникадәр мәгълүмат бирергә сәләтле. Тест сорауларына җавап биреп, үзегез турында күбрәк белегез әле...))) 

1.Сез еш кына: 
А) тере чыршы сатып аласыз; 
Б) чыршыны чүлмәктә сатып аласыз да, аннары тышка күчереп утыртасыз; 
В) ясалма чыршы бизисез. 


2.Чыршыгыз нинди размерда? 
А) зур (1,5 метрдан озынрак); 
Б) бүлмәне артык тутырмасын өчен, уртача (1-1,5 метр); 
В) кечкенә (1 метрга кадәр). 


3.Сез чыршыны кайчан бизисез? 
А) яңа ел бизәкләре күренә башлауга, ноябрь ахырларында; 
Б) декабрь урталарында; 
В) яңа ел алдыннан, соңгы көннәрдә. 


4.Декор өчен нинди стиль сезгә күбрәк ошый?
А) классика – шарлар, шәмнәр, ука (мишура), “дождик”лар, кәнфитләр белән; 
Б) минимализм - аз күләмдә бер төрле уенчыклар; 
В) фантазияле – гадәти булмаган әйберләр, дизайнерлык алымнары кулланып.
 

5.Чыршының очын нәрсә белән бизисез?
А) бернәрсә белән дә бизәмим; 
Б) йолдыз яки фәрештә; 
В) кар бөртеге, пика формасындагы бизәк. 


6.Чыршыны кайчан җыеп куярга кирәк дип саныйсыз?
А) Яңа ел төненнән соң ук, чүп-чар азрак була; 
Б) Иске Яңа елдан соң; 
В) бәйрәм тойгысы озаккарак җитсен өчен – февральдә. 

Балларны саныйбыз:

 

А

Б

В

1

1

2

3

2

1

3

2

3

2

3

1

4

3

1

2

5

2

3

1

6

1

3

2


6-9 балл 
Сез “дөрес” кеше. Барлык нәрсәнең дә эш мәнфәгатенә буйсынганын яратасыз, хәтта бәйрәмнәрне дә график буенча планлаштырылган чара буларак кабул итәсез. Мондый караш уңайлы, әмма тулысынча ял итәргә мөмкинлек бирми. Бәйрәмнәрдә кагыйдәләрдән тайпылып, эш һәм планнар турында онытырга өйрәнегез, чын күңелдән күңел ачыгыз. Бу сезнең эшкә сәләтегезне киметмәячәк, ә киресенчә, бәлки иҗат потенциалыгызны уятыр. 

10-14 балл 
Сезгә “копирка” астыннан чыкканча бәйрәм итү ошамый. Бик озакка хәтердә калырдай гадәти булмаган нәрсә дә булса уйлап чыгарырга яратасыз. Сез – җиңел аралаша һәм ярдәмләшә торган кеше, шуңа беркайчан да ялгыз булмыйсыз. Әмма тирә-юнегездәгеләрнең кайберләре сезнең яхшылыктан һәм юмартлыктан бик оста файдалана ала. Сезгә кешеләрне аера белергә өйрәнергә һәм яныгызда лаеклыларны гына калдырырга кирәк. 

15-18 балл

Яңа ел сезнең өчен тылсымлы бәйрәм. Сез аны гаилә белән үткәрүне кулай күрәсез, традицияләрне саклыйсыз. Тирә-юнегездәгеләр сезне ышанычлы һәм тәртипле булуыгыз, конфликтларны җайлый, төрле хәлләрне гармонияли белүегез өчен хөрмәт итә. Тик шулай да, якыннарыгыз өчен оештырган бәйрәмнәр бәлки бик үк күңелле булмыйдыр. Актив күңел ачулар, бәйгеләр-конкурслар, уеннар ярдәмендә аларны җанландырырга тырышыгыз. Болай итеп сез гаиләгезне тагын да шатландырып бергә тупларсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новогодняя елка тест