Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чүп савыты салкын коралга әйләнгән

Эчкән килеш ызгыш чыгып китсә, кул астындагы бөтен әйбер салкын коралга әйләнергә мөмкин.

Менә шулай Паратская урамында иртәнге өчләр тирәсендә исерек ике ир-егет арасында бәхәс чыккан. Ни бүлешә алмаганнардыр, анысы безгә караңгы, әмма аларның бу очрашуы кызганыч тәмамланган. Элек хөкемдә булганы - 24 яшьлеге артык кызып китеп, металлдан ясалган чүп-чар савыты белән бер селтәнүдән үк 29 яшьлек шешәдәшенең күкрәген җәрәхәтләгән. Зыян күрүченең хәтта плеврасы тишелеп чыккан. Бәхетенә үпкәсенә тими калган. Шулай итеп, хәзер берсенә дәваханә койкасында аунарга, икенчесенә җәза көтәргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев