Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Чишмә»дә яңа мөдир

Көн артыннан көн уза, һәр көн ниндидер яңалык, үзгәреш алып килә. Кемнеңдер баласы туа, кемдер лаеклы ялга чыга - буын белән буын алмашына - гомер шулай ага да ага...

Шәһәребезнең 31нче «Чишмә» балалар бакчасында да тормыш кайный. Бу көннәрдә бигрәк тә ургылып кайный, чөнки биредә 13 октябрьдән яңа мөдир. Озак еллар бер кеше кулы астында эшләгән коллектив өчен дә, яңа эш урынына, яңа хезмәткәрләр белән җитәкчелек итәргә куелган Эльвира Низамова өчен дә гади көннәр түгел әлегә. Тик сынау һәм бер-берләренә ияләшү аралыгы бик озын булмас кебек, чөнки сөйләшү барышында Эльвира ханымның гадел, төпле фикерле, белемле, тәҗрибәле педагог һәм үз көченә ышанган шәхес булуы аңлашылды.
- Биредә мин беркемне дә белмим һәм мине дә белмиләр. Беркемгә карата да шәхси, кемнедер аерып карау кебек артык мөнәсәбәтләр юк. Шуңа эшләү шартлары да, таләп тә һәрбер хезмәткәргә бертөрле, - диде ул.
Эльвира Низамова Казан педагогия училищесын тәмамлап «Крепыш» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый һәм Йошкар-Ола пед­институтына читтән торып укырга керә. Уңышлы гына тәмамлап югары белемле белгеч - психолог-педагог дипломына ия була. «Крепыш» үзгәртелеп «Ышаныч» («Доверие») инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгенә әверелгәч, 2015 елның 13 октябренә кадәр анда җитәкче урынбасары вазифасын башкара. Тормыш иптәше белән Ватаныбыз каршында бурычын үтәргә әзерләнүче, әлегә югары белем алучы бер ул тәрбия­ләп үстергәннәр.
- Эльвира ханым, «Чишмә»гә мөдир итеп билгеләнүегезне ничек кабул иттегез?
- Зур җаваплылык итеп. Шул ук вакытта сөенеп тә. Чөнки бирегә йөрүче шат, сәламәт балаларны күреп, үземнең балачагыма кайткандай булдым. Мин үзем дә кечкенәдән бик актив бала идем. «Шишка»лар алып, тез канатып үстек. Без бит чын балачаклы заман продуктлары. Хәзерге буынны да шундый итеп күрәсе килә, ләкин алар бөтенләй башка.
- Сезнең кул астындагы тәрбия­челәр нинди булырга тиеш? Алар ниндидер калып кысаларында гына эшләргә тиешме?
- Һич юк! Һәр педагогның үз өстенлеге (козыре) булырга тиеш. Иң мөһиме - ул балаларга да, аларның ата-аналарына да ошасын. Чөнки без иң беренче чиратта ата-аналарга хезмәт итәбез. Алар үзләренең иң кадерле якыннарын безгә тапшыра икән, без бу ышанычны акларга бурычлы.
- Инде соңгы сорау: хоббиегыз бармы?
- Кул эшләрен яратам: бәйлим, чигәм, төенләп үрә беләм (макраме). Үзем дә иҗат сөючеләрне, кызыклы, креатив һәвәсле кешеләрне яратам.
Эльвира ханым белән аралашу уңай тәэсир калдырды. Аның нык кулы астындагы коллектив алга таба да дус-тату һәм бердәм булып хезмәт итәрләр, безнең балаларыбызны елмаеп каршы алырлар, нәниләребез дә бу бакчага теләп һәм яратып йөрерләр, дип ышанып калабыз. Эш урынындагы «һава торышы» күп очракта җитәкчедән тора бит. Уңышлар сезгә, «Чишмә»леләр!
Гөлнара Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев