Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чигәсеңме, әллә бәйлисеңме – рәхим ит!

Балаларны мәктәптән соң шөгыльләндерү, аларга өстәмә белем бирү, иҗади сәләтләрен үстерү мөһим тәрбия чарасы булып тора. Шәһәрнең балалар иҗаты үзәге үз эшчәнлеген шул юнәлештә алып бара. Күп еллар дәверендә тузган бинада эшләгән үзәк шушы көннәрдә яңартылган, яхшы итеп ремонтланган иркен би­­нага күченеп, яңа тормышын башлап җибәрде. Аны рәсми рәвештә ачу...

Балаларны мәктәптән соң шөгыльләндерү, аларга өстәмә белем бирү, иҗади сәләтләрен үстерү мөһим тәрбия чарасы булып тора. Шәһәрнең балалар иҗаты үзәге үз эшчәнлеген шул юнәлештә алып бара.
Күп еллар дәверендә тузган бинада эшләгән үзәк шушы көннәрдә яңартылган, яхшы итеп ремонтланган иркен би­­нага күченеп, яңа тормышын башлап җибәрде. Аны рәсми рәвештә ачу тантанасы узган шимбәдә булды. Ул шәһәрнең 1нче мәктәбенең иске бинасында урнашып, аңа капиталь ремонт ясарга республика бюджетыннан 42 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Хәзер ул танымаслык итеп үзгәртелгән. Меңнән артык квадрат метрны тәшкил иткән бу үзәктә хәзер 16 укыту бүлмәсе бар.
Тантанада район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев рес­публика җитәкчелегенә, күрсәтелгән ярдәм һәм төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен, рәхмәт белдерде, үзәктә шөгыльләнүчеләргә иҗади җиңүләр һәм уңышлар теләде. Болардан соң кунакларга монда берничә айда булган үзгәрешләрне үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бирелде. Ремонт уздырылудан тыш, бу үзәккә 3 миллион сумлык җиһазлар да сатып алынган.
Яхшы җиһазландырылган, иркен бинада хәзер меңәрләгән бала рәхәтләнеп шөгыльләнә. Кунакларны үзәк директоры Ирина Фесенко озатып йөрде.
- Үзәктә 3 меңнән артык бала белән 57 педагог эшли. Аларның һәммәсе иҗади эзләнүдә булып, балаларны сәнгатькә, тарихка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә, - дип сөйли ул. - Нинди генә түгәрәкләр эшләми монда. «Сәйлән белән чигү» дисеңме, «Крючок белән бәйләү», «Оста куллар», «Макраме», «Кәгазь пластика» һәм башкалар бар. Халык уен кораллары ансамбленә, эстрада җырлары һәм башка студияләргә дә балалар бик яратып йөри. Безнең үзәк хәзер шәһәр бәйрәмнәре, кызыклы чаралар уздыру урынына да әйләнәчәк, чөнки монда аларны уздырырлык шартлар бар. Сәләтле балаларны ачыклау төп бурычыбыз булып кала. Даими рәвештә эзләнеп, һәр балага индивидуаль якын килеп эшләргә тырышабыз. Киләчәккә корган планнарыбыз да зурдан, мөмкинлекләребез артты.
Кайсы бүлмәгә яисә залга кермә, кызыклы дәресләр бара. Кемнәрдер кул эшләре белән шөгыльләнә, кемнәрдер үз студияләрендә җырлый, бии, уен коралларында өйрәнә, кемдер гитарасын чиртә, кемдер 1нче сыйныфка укырга барырга әзерләнә.
Бу көнне монда тагын бер тантана булды: «Яшел патруль» берләшмәсе оешты. Балалар тантаналы ант бирде, кунаклар аларга матур теләкләрен җиткерде.
Балаларның иҗади сәләтен үстерүче үзәккә йөргән һәр баланың җәмгыятькә файдалы кеше булып үсәчәгенә шик юк.
Яшел Үзән балаларына менә нинди зур бүләк ясалды. Иркен заллардан балаларның хәзер өйләренә таралышасы да килмәс.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев