Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бюджет акчасын тота белмәүчеләрнең гаебе ачыкланган

Бюджет турындагы федераль законнар үтәлешен прокуратура контрольдә тота.

2016 елның 12 аенда бу өлкәдә 41 закон бозу очрагы ачыкланып, 12 күрсәтмә чыгарылган һәм 11 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Болардан тыш, судка 80 мең суммасында бюджет акчасын каплату буенча 1 мөрәҗәгать бирелгән. Аларны суд таныган. Прокурорның 8 карары буенча җинаять эше кузгатылган.
- Болардан тыш, прокуратура бюджет акчасын максатсыз тоткан һәм субсидияләр бирүдә шартларны үтәмәгән затларга административ эш кузгатылу турында да карарлар чыгарды, - дип аңлата прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. - Әлеге карарлар вәкаләтле органнар тарафыннан каралып, гаепле затларның гаебе танылды һәм бюджет законнарын бозган вазифадагы затлардан дәүләт файдасына барлыгы 30 мең сум штраф түләттерелде.
Мәсәлән, Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар муниципаль учреждениесе мөдиренең җинаять эшен тикшерү мәсьәләсен хәл итү буенча тикшерү органына материалларны җибәрү турында 7 карар чыгарган.
Тикшерү барышында прокуратура әлеге учреждение мөдиренең бюджет учреждениесенә эшкә алыну турында ялган мәгълүмат кертеп, физик затлар белән хезмәт килешүе төзүен ачыклаган.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев