Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйгебез җиңүчеләре “Пеликан”да

Хәтерләсәгез, 14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан «Яшел Үзән» сайтында “Без икебез – бербөтен” бәйгесен уздырган идек.

Әлеге конкурста тыйнак кына өченче урынны яулаган Гөлназ һәм Рәдис Гыймадиевлар гаиләсенә без редакция исеменнән шәһәребезнең “Пеликан” кафесына романтик ашка чакыру бүләк иттек. 
Вәгъдәбездә тордык: Гөлназ һәм Рәдис Гыймадиевлар гаиләсе 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә “Пеликан” кафесында кунак булды. Бирегә килгән һәркем телеңне йотарлык тәмле ризыклар белән сыйлана, җылы мохиттә, матур бинада ял итә ала. “Пеликан” кафесы гаилә белән бару өчен менә дигән урын. Моннан тыш бәйрәм көнендә яшь әни Гөлназга кафе директоры Братухин Владимир Валерьевич истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме дә тапшырды.


Бәйгебезнең спонсоры “Пеликан” кафесы! Килегез, ял итегез, үкенмәссез!!!

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск фотоконкурс редакция газеты «Яшел Узэн» Пеликан кафе победители конкурса Зеленодольское кафе

2
X