Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быелгы сайлаудан нинди яңалыклар көтәргә?

18 март – Россия Президентын сайлау көнендә Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2817 сайлау участоклары эшлиячәк. Шулай ук республика халкы үз кандидаты өчен 145 илдә тавыш бирә ала.

Алдан хәстәрләнгән откан, ди халык. 18 мартта булачак РФ Президенты сайлауларына бүгеннән үк әзерләнә аласыз.

Теләсә кайда сайларга мөмкин
Пропискага карамыйча, үзеңнең  хәзерге вакытта яшәгән урыныңда сайлауда катнашу өчен, быел «открепительное удостоверение» алырга кирәкми. Әлегә кадәр мондый документны алу мәҗбүри иде.
Бу һәм башка яңалыклар хакында журналистларга Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
– 31 гыйнвардан, тору урыны буенча тавыш бирү өчен исемлеккә керергә була. Кунакка, ял итәргә, командировкага вакытлыча башка шәһәргә киттегезме, куркыныч түгел. Илебезнең мөһим сәяси вакыйгасында катнашып, сез дә  гражданлык бурычыгызны үти аласыз. Моның өчен бары тик 12 мартка кадәр якындагы территориаль сайлау комиссиясенә, яки дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәккә  мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде ул.
Гариза белән мөрәҗәгать итүчегә талон тапшырыла, анда номер һәм сайлау участогы адресы күрсәтелә. Әлеге гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин. Әгәр дә инде командировка ашыгыч, һәм бу хакта 12 марттан соң гына беләсез икән, 17 мартка, 14 сәгатькә теркәлгән урыныгыз буенча сайлау комиссиясе участогына барып, махсус гариза яза аласыз.
– Хәзергә мондый гаризаны Казаннан, Яшел Үзәннән, Яр Чаллыдан 28 кеше бирде, – дип билгеләп узды Шаһиәхмәтов. – Димәк, процесс бара, кешеләр бу мөмкинлектән актив файдалана.

Укыталар
Татарстанда 21 мең участок сайлау комиссиясе әгъзалары, болар – укытучылар, табиблар һәм башка хезмәт ияләре. Хәзерге вакытта аларның квалификациясен күтәрү буенча актив эш алып барыла, яңа укыту программасы төзелгән.
– Бүген еш кына миңа журналистлар бирә торган сорау­лар шулай ук бу программага кертелгән. Районнарда да укытулар бара, – дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов.
 

(Дәвамы бар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск выборы Президента