Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу чәчәкне бервакытта да өегездә тотмагыз!

Орхидеяне бөтен хатын-кызлар да ярата. Сүз дә юк, матур чәчәк. Ә менә аларны өйдә үстерү - начар идея. Бик начар идея.

Аңлашыла да, орхидея - эпифит-үсемлек. Бу паразит кебек башка үсемлекләр өстендә үсәргә мөмкин дигәнне аңлата. Яшәү өчен барлык матдәләрне ул дымлы һавадан тамырлары белән суыра. Аңа моның өчен тамырлары ярдәмгә килә. Димәк, шул энергияне башкалардан да суыра дигән сүз. Һәрхәләдә фен-шуй белән шөгыльләнүчеләр шулай дип саный. Бу чәчәчкне кеше яшәми торган биналарда гына үстерергә кирәк. Йокы бүлмәсенә бөтенләй якын китерергә ярамый.
Сезнең йокыдан арып торганыгыз бармы? Булса, тәрәз төбегездә орхидея үсә торгандыр әле!
Тагын!
Орхидея - бары тик хатын-кызлар чәчәге генә. Ирләр аурасын ул җимерә генә. Дәртенә дә начар йогынты ясый. Шуңа күрә бу бүлмә гөлен ирләр күп вакытын уздыра торган бүлмәдә тотмау хәерле.

Ә сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз, дуслар! Комментарийлар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев