Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу авырудан котылу юлы бар

Инсульт - хәзер киң таралган авыруларның берсе. Аны замана чире дисәк тә ялгыш булмас.

Шунысы үзенчәлек­ле: хәзер ул өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә читләтеп узмый. Әлеге заман чире турында без Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы, невролог Фәридә Гончарова белән сөйләшәбез.
- Инсульт - бик мәкерле авыру. Кеше башта авыруның беренчел симптомнарына игътибар итмәскә мөмкин. Әйтик, кул, битнең ярты ягы оерга мөмкин, сөйләшү үзгәрә, баш әйләнә, күз алды караңгылана. Болар игътибарсыз калдырылса, кадерле минутлар кулдан ычкына. Ә бит авыруның беренче билгеләре сизелүгә алты сәгать эчендә ситуацияне уңай якка үзгәртеп була, - дип аңлата Фәридә Гончарова. - Шулай итеп, баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуына китерүче сәбәпләр төрле. Беренчесе - баш миенең аерым участогын кан белән тәэмин итүче тамырның кинәт тыгылуы. Ә кан тамыры, гадәттә, оешкан каннан (тромб) яисә склероз китереп чыгарган бляшкалардан тыгыла. Мондый инсультны ишемия инсульты дип атыйлар. Кан тамыры стенасы тишелүдән баш миенә кан сауса, ул геморрагик инсульт дип атала. Моннан күренгәнчә, ишемия инсульты үзеннән-үзе килеп чык­мый. Ул баш мие кан тамырларының атеросклерозына бәйле. Ягъни артериядә атеросклероз б­ляшкасы барлыкка килә, ул кан тамырының кысылуына китереп, анда тромб хасил була һәм тамыр тыгыла. Нәтиҗәдә баш миенең бер участогы үлә (некроз). Бу төр инсультның тагын бер варианты бар - эмболия. Эмбол (катлаулы төзелештәге куык) ревматизм, инфаркт белән авыручыларда яисә йөрәгенә күптән түгел операция ясатучыларда барлыкка килергә мөмкин. Даими стресс кичерүчеләр дә, тәмәке тартучылар да бу төр инсультка тиз бирешә. Геморрагик инсульт нигездә кан басымы югары булган кешеләрдә була. Кан басымы күтәрелүдән кан тамыры өзелә һәм баш миенә эләгеп, аны зарарлый.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Язманы тулысынча газетабызның 20нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев