Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу авыру сылу ханымнарны «ярата»

Кызганычка, буыннар сызлау­дан күбрәк хатын-кызлар интегә.

Белгечләр аның сәбәбен бүгенге көнгәчә ачыклап бетерә алмыйлар. Ревматоидлы артрит вакытында организм үз күзәнәкләренә үзе һөҗүм итә башлый. Нигә бу чир кайсыбер кешедә яшен тизлеге белән кузгала соң? Бүген бу сорауга берәү дә анык кына җавап бирә алмас иде. Иммун системасы үз организмына әнә шулай «бәйләнә» торгач, ялкынсыну барлыкка килә, дип аңлата табиблар. Ул буыннарның күзәнәкләренә һәм тукымаларына үтеп кереп, кешене түзә алмаслык сызлануларга дучар итә.
Чирне нәрсә уята, нәрсә «котырта»?
Әйткәнебезчә, буыннар сызлауның сәбәбе билгесез булса да, аңа «ярдәм итүче» факторлар җитәрлек. Әйтик, аның геннан килүе; төрле йогышлы авырулар нәтиҗәсе; психик һәм эмоциональ кичерешләр, авыр физик эшләр, организмга химик тәэсирләр, нурланыш, агулы матдәләр эләгү... Остеопорозлы кешеләр дә әлеге чирдән ерак йөрми. Безгә артритны аздыра торган шушы тискәре күренешләрдән сакланырга кирәк, ди белгечләр. Ни өчен нәкъ менә хатын-кыз бу очракта аутоиммун мишеньгә әйләнә? Чөнки аның бу дөньяда миссиясе, бер уйласаң, ирләрнекенә караганда күбрәк тә, олырак та. Бала тапканнан соң, хатын-кыз организмындагы үзгәрешләр, иртә климакс (45 яшькә кадәр) башлану, бөтен нәрсәне йөрәгеңә якын алу - берсе дә файдага түгел. Чир аның сәламәтлегенә җитди зыян салып кына калмый, ә бәлки, психологик хәленә һәм социаль статусына да тискәре йогынты ясый.
Тагын бер мөһим нәрсәгә игътибар итик: ул да булса, тәмәкенең зарары... Тәмәке тарткан хатын-кызда инфекция организмга сидек юллары аша үтеп керә һәм буыннарны зарарлый. Кайда гадәт, ә кайда чир, диярсең... Белгечләр фикеренчә, ревматоидлы артрит озак еллар тәмәке тарткан кешедә ешрак була һәм андый пациентны дәвалау авыррак бара. Төз, чандыр гәүдәле булуның да үзенә бер хикмәте бар икән. «Иң беренче булып әнә шул сылу ханымнар авырый башлый да инде, - ди табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев