Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья Татар Конгрессы кече шырданлыларны зурлый

Кече Шырдан авылында күренек­ле якташыбыз, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 192 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Быел Каюм Насыйри исемендәге төбәкара ярыш аеруча игътибарга лаек.

Бөтендөнья Татар Конгрессы белән берлектә уздырылган бу бәйгедә 60тан артык эш катнашты. Һәм аларның күпчелеге Каюм Насыйри фонды һәм Татар Конгрессының бүләкләренә лаек булды. Редакция үз чиратында, поэзия номинациясендә җиңү яулаган эшләрне газета битләренә урнаштырачак.
Әлеге чарада «К.Насыйри туган җирен торгызу фонды» җитәкчесе Асия Гобәйдуллина һәм Олы Ачасыр мәктәбе укытучысы, Кече шырдан авылы активисты Рамил Шакиров Бөтендөнья Татар Конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев