Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәрәңге пешерүнең бу ысулын белә идегезме?

Бәрәңге безнең халыкның яраткан ризыгы инде ул. Ә аны менә болай пешергәндә, ул тагын да матуррак күренер.

 

 

Әгәр дә термоста чит ис барлыкка килгән икән - зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Соңыннан кайнар су белән чайкарга онытмагыз.

» Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз - ул   сыйфатын югалтмаячак.

» Ачылган томат пастасын, аның капкачына әз генә коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.

» Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.

» Дым тартканнан өстәл әрҗәләре бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.

» Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.

» Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр, кәбестә һәм чөгендер тозлыгында (рассол) тотсагыз - ул йомшаячак.

 

Гөлнара Вәлиева  әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X