Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бозга керергә иртәрәк

Ел саен Россиядә җәен һәм кышын 20 меңгә якын кеше суда һәлак була. Ноябрь-декабрь айларында, сулыклар боз белән каплана башлагач, еш кына фаҗигаләр чыга.

Тимераякта шуарга яратучы балалар, балык тотучылар  бу чорда бик игътибарлы булырга тиешләр. Бер ялгыш адым гомерне өзәргә мөмкин. Бәла чыкмасын өчен  куркынычсызлык кагыйдәсен белү комачауламый. Бер кешене 5 см калынлыкта  боз тота ала. Йөк белән – 7 см, бер төркем кешене – 9-12 см. Транспорт чаралары өчен күрсәткечләр башкача – җиңел автомобильгә  25-30 см калынлыктагы боз чыдаса, йөк автомобилен – 35-45 см.

Хәзер сулыкларның иң куркыныч вакыты. Аларны ныклы боз капламый торып, аларга керү катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район тонкий лед