Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Боз кичүләре ябылды

Һава температурасы күтәрелү, кар сулары барлыкка килү сәбәпле, 15 марттан Татарстандагы дүр боз кичүен дә ябарга карар кылганнар. Техник тикшерү үткәрү нәтиҗәсендә боз кичүләренең ябылу вакытлары билгеләнгән: - 12 марттан Кама елгасы аша Мамадыш районындагы (Соколки - Новозакамский) боз кичүе ябылды. - 15 мартта 20:00 сәгатьтән Идел елгасы аша Яшел...

Һава температурасы күтәрелү, кар сулары барлыкка килү сәбәпле, 15 марттан Татарстандагы дүр боз кичүен дә ябарга карар кылганнар.

Техник тикшерү үткәрү нәтиҗәсендә боз кичүләренең ябылу вакытлары билгеләнгән:

- 12 марттан Кама елгасы аша Мамадыш районындагы (Соколки - Новозакамский) боз кичүе ябылды.

- 15 мартта 20:00 сәгатьтән Идел елгасы аша Яшел Үзән - Түбән Вязовой боз кичүе ябыла.

- 15 мартта 20:00 сәгатьтән Идел аша Аракчино - Югары Ослан боз кичүе ябыла.

- 15 мартта 19:00 сәгатьтән Кама аша Алабуга районындагы ( Покровское - Красный ключ) боз кичүе ябыла.

Җаваплы затларга тиешле боерыклар җиткерелгән, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев