Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Боз кичүе ни өчен кыйммәт?

Быел кыш ялындырып кына килде. Декабрь ае кышкы суыклары белән сөендермәде. Шуңа да Яшел Үзән – Карамалы Тау маршруты буенча эшләүче боз кичүе бер айга соңарып, 15 гыйнварда гына ачылды. Әмма көтеп алган шатлык сөенеч китермәде, бәясен ишеткәч, күпләр тел шартлатты.

Сүз дә юк, боз кичүе бик уңайлы, юлны 70 чакрымга кыскартса, вакытны әйтмим дә, 5 минуттан инде син Иделнең аръягында. Узган ел мондый уңайлык 120 сум торган булса, быел 170 сумга кадәр күтәрелде. 50 сум аерманы машина йөртүчеләр, әлбәттә, бик кыйммәт дип бәяли.

Хәйдәр Сибгатуллин, Олы Шырдан:
– Мин бу юлдан еш йөрмим, авылга аена 2-3 тапкыр гына кайтып киләм. Бәясен арзан дип әйтеп булмый, тик безнең өчен вакыт ягы бик мөһим, өйлә намазына өлгерәсем бар. Аннан яшьләр әйләнеп тә кайта ала, өлкәннәргә юлның кыскарак булуы әйбәт.

Габбас Хәйруллин, Олы Ачасыр:
– Атнасына өч тапкыр да чыгарга туры килә. Менә шулай 1020 сумны кесәмнән чыгарып салырга туры килә.  Узган ел бу бәя 720 сум  гына иде. Анысын да арзан дип әйтеп булмый, әмма хәзергесе «грабеж» дип атала инде, кызым. Кыйммәт булса да йөрибез инде, кышкы юлдан якын бит.


Бәясе кесәгә сугарлык булса да, боздан машиналарны аз йөри дип әйтеп булмый. Без пост­та торучы «Боз кичүе» хезмәткәрләре белән сөйләшеп алган вакыт аралыгында да, техника туктап тормады. Үзен теләр теләмәс кенә Александр Ефимович дип таныштырган абзый елга кичүендә инде егерме елдан артык эшли икән.
– Боз кичүе аша нигездә район халкы йөри. Быел боздан файдаланучы  машиналар саны күпкә кимеде. Тәүлегенә уртача 300 машина чыга, ялларда күбрәк тә була.


– Ә машиналарның азрак чыгуын бәя арту белән бәйлисезме?
– Даими боз аркылы йөргән кеше, гел шул маршрут буенча кайта, китә инде ул.


– Быел кар узган елгыга караганда күбрәкме?
– Кар күпме генә булса да, безгә аны вакытында чистартып торырга кирәк. Чөнки калын кар катламы астында боз эри генә. Юл киңрәк булган саен, боз калынрак ката да, юлдан читкәрәк китсәгез, төшеп тә китәргә мөмкинсез. Бозны без ныгытмыйбыз, ә үз эшен табигать башкара, максатыбыз даими  чистарту гына. Сигез кеше график белән постта утырса, өч тракторчыбыз, бер механигыбыз бар. Кирәк булганда өстәмә трактор яллыйбыз, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Постта торучы егетләр, 2017 ел башында дизель ягулыгы 35-36 сум торса, хәзер литры 42 сумга кадәр күтәрелде, дип тә акланды, бәя артуны алар нәкъ менә шуңа нигезләнеп аңлатырга тырышты. Без исә газета укучыларның һәм   шалтыратучыларның фикерен исәпкә алып, «Боз кичүе»ен үз канаты астына алган шәхси эшмәкәр Рәүф Миңнуллинга мөрәҗәгать иттек. Төп сорау: «Ни өчен боз кичүе кыйммәт?»
– Быел ягулыкка бәя кискен күтәрелде. Кышкы юлны норматив хәлдә тотар өчен тәүлегенә 160 литр солярка гына кирәк. Бәяне икътисади яктан  нигезле дип саныйм. Безнең бит альтернатив юл да бар, әйләнеп йөрсеннәр. Боздан машина күбрәк йөрсә, бәясе дә арзанрак булыр иде, – дип җавап бирде Рәүф Миңнуллин.
Язма авторы буларак үз фикеремне дә җиткерми булдыра алмыйм. Боздан машина күбрәк йөрсен дисәк, беренче көннән үк бәяне 170 сум итеп куймаска, халыкны җәлеп итәргә кирәк иде. Хәзер машина йөртүчеләр дә һәр тиенне исәпли, монысы бер. Икенчедән, юл чистартыр өчен техникага тәүлегенә 160 литр ягулык китсен дисәк, трактор бер ярдан икенчесенә туктамыйча йөрергә тиеш була дип күз алдына килә. Ә кар, белгәнебезчә, көн дә яумый. Шулай ук солярка бәясе дә Яшел Үзән ягулык станцияләрендә 39,90, йә булмаса 41 сум тора, ә 42 сум түгел. Гәрчә боз кичүен чистартыр өчен ягулыкны Казан үзәгенә барып иң кыйммәтле заправкадан алмый торганнардыр. Инде өченчедән, акча түләгәч, билетны һәркемгә дә бирергә ашыкмыйлар. Без сөйләшеп торган арада гына да, алты автомобиль йөртүченең икесенә чек бирүне кирәк дип тапмадылар. Үземә дә соңгы тапкыр авылга кайтканда чек сузмадылар, сорап алыр­га иде дә, ашыгабыз шул, безнең артта ничә машина тезелгән бит. Инде кеше кесәсендәге акчаны санау бик үк килешеп бетмәсә дә, тәүлегенә 300 машина чыга икән (колак чите белән генә бу санның 500 тирәсе булуын ишеткән идем), 170 сумнан 51 000 сум дигән сүз. Ә аена бу сумма миллион ярымнан артып китә. «Кар чистарткан» өчен генә шәп сумма. Сүз дә юк, боз кичүе эшләсен генә, тик бәяне халык кесәсеннән таларлык итеп түгел, ә чынбарлыкка туры килерлек итеп билгеләргә кирәк. Алтын урталыкны табып эш иткән булсалар, бүре дә тук, сарык та исән булыр иде.

Ә сез бу уңайдан ниләр  уйлыйсыз? yashel-uzan.ru сайтында комментарийларыгызны, фикерләрегезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Болар ботенесе бандитлар аларга акча житми куда чорт 170 сум 100 сумы да житэ

    Теги: Зеленодольск ледовая переправа

    2
    X