Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Борчак котлеты

Бераз ризык төрләндерү өчен борчак котлеты пешереп карарга тәкъдим итәбез. Ул бик тәмле һәм бик җиңел әзерләнә дә. Аны аерым ашарга яки ит һәм балык янына гарнир итеп тә бирергә була.

Кирәк булачак:
*500 гр борчак боткасы
*1 күкәй
*2,5 - 4 аш кашыгы он
*тәменчә тоз, борыч
*кыздыру өчен үсемлек мае
Әзерләү ысулы:
Суынган боткага күкәй, тоз, борыч, иләк аша үткәрелгән он кушабыз (аның күләме катнашманың куелыгыннан тора). Бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз, бик каты да булмасын. Теләге булган кеше кыздырылган кишер белән суган да куша ала.
Юеш кул белән кәтлитләр әвәлибез дә сыек майлы табага салып акрын утта алсуланганчы кыз­дырабыз. Ул кайнар килеш тә, суынгач та, хәтта икенче көнне дә бик тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев