Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләкне бирүе дә, алуы да рәхәт

Быелның алты аена «Яшел Үзән» газетасын яздырып кына калмыйча, кайбер тугры укучыларыбыз бүләкләр дә отып куйды. Яңа ел алдыннан призлар уйнатылды, миңа чыкмады дип үпкәләүчеләр булмагандыр, икенче юлы, һичшиксез, сез отарсыз дип ышанабыз.

Озакка сузылган яллардан соң, шикәр комы, он отучылар редакциябезгә агыла да башлады. Иң беренчеләрдән булып, Ураз­лыдан Асия апа Зәйнуллинаның кызы Резедә Зарипова 10 кг шикәр комын алып китте. Әнисенең бик тә сөенүен һәм зур рәхмәтләрен җиткерде ул. Укучыбыздан җылы сүзләр ишетү үзебезгә дә рәхәт. Шул ук көнне Олы Ачасырдан шулай ук 10 кг шикәр комы откан Гөлкәбирә апа Җамалиеваның туганы Резидә Галләмова килде. Озак еллар почта бүлегендә хат ташучы булып эшләгән Гөлкәбирә апага сәламәтлек, өлкәннәргә баллы күп ярамаса да, тәмләп чәй эчүен теләп, шикәр комын биреп җибәрдек. Туганнарыгыз, һичшиксез, алып кайтып җиткерер дип уйлыйбыз.
Нинди таныш йөз икән дип торабыз. Мөлаем генә елмаеп торучы кыз Сабантуй бәйрәмендә хатын-кызлар арасында гер күтәрү буенча алдынгы урыннарны алып килүче Мамадыш-Әкил кызы Гөлшат Низамова бит. Ул мәйданга чыкса, халык шып булып, күпме күтәрер икән дип, күзен дә алмый күзәтә торган иде. Газета чыга башлаганнан бирле бездән аерылмаучы әнисе Сәлимә апа Салаватованың бүләген - 10 кг он алырга килгән икән ул. Хәер, Гөлшат 50 кг авырлыктагы капчыкны да рәхәтләнеп күтәреп китә алган булыр иде. Әнә журналистыбыз Гөлнара Вәлиева ике кулы белән көчкә күтәргән капчыкны ул чәнти бармагына гына эләктереп алды. Сәлимә апа балаларын тәмле бәлешләрен пешереп көтеп алыр, «Яшел Үзән» газетасыннан аерылмас дип ышанабыз.
Рәхмәт сезгә, безнең белән булганыгыз, кечкенә генә бүләкләребезне зурлап кабул итеп алганыгыз өчен! Әле призларны алырга өлгермәгән укучыларыбызны редакциядә көтеп калабыз.
Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев