Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләккә – спорт мәйданчыгы

Шәһәребез көннән-көн үсә, матурлана, яңа төзелеп килүче йортлар турында әйтмим дә. Аеруча Мирный бистәсе заманча, әллә каян тирә-юньгә ямь биреп торучы йортлары, биналары белән аерылып тора.

Әле күптән түгел генә шәһәрдә билгеле булган төзелеш компаниясе үзләренең торак комплексында күпфатирлы дүртенче йортны кулланышка тапшырды.
Биредә яшәүчеләргә уңайлы булсын дип, машина кую урыннары гына түгел, ә һәркем өчен инфраструктура булдырылган. Йорт янәшәсендә үк яңа ике спорт мәйданчыгы ачылды. Мондый зур бүләкне шәһәргә һәм яңа йортта яшәүчеләргә төзелеш компаниясе бүләк итте. Өлкән буын кешеләре яшел зонада ял итә, ә балалар мәйданчыкта, яшүсмерләр үз ишегалдында гына урнашкан мәйданда волейбол, баскетбол, мини-футбол уйный ала. Яраткан спорт төре белән шөгыльләнү өчен әллә кая барасы түгел, рәхәт бит.
Төзүчеләр яңа йортта шулай ук ике фатирны полиция пункты һәм яшүсмерләр клубы өчен бүлеп биргән.
Алия Гаязова, Гүзәл Минһаҗева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев