Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк аласың килсә, хәбәр ит!

Яшел Үзәндәге алкоголь инспекциясенә февраль ахырында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша шәһәр барларының берсендә лицензиясез спиртлы эчемлекләр сатылуы турында хәбәр килеп төшә.

– Без эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бу барны тикшерергә бардык, – ип сөйли ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. – Тикшерү барышында бу мөрәҗәгатьнең чынбарлыкка туры килүе һәм кемнеңдер конкурентлык аркасында явыз нияте белән эш итмәве ачыкланды. Нәтиҗәдә без аннан 66,5 литр легаль булмаган алкоголь эчемлекне кулланыштан алдык.
Тикшерүчеләр тагын шунысын да ачыклаган: бу бар «ябык клуб» буларак эшләп, аның үзенең клиентлары булган. Керү ишегендә дә бернинди алтакта юк. Өстәвенә, объект тышкы яктан видеокүзәтү һәм керүне чикли торган электрон система белән җиһазландырылган. Болар чит-ятларны кертмәс өчен эшләнгән булгандыр инде. Административ тикшерү дәвам итә. 
Хәзер «Халык контролен»ә мөрәҗәгать иткән бу кеше бүләк алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: народный контроль