Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бизмәндә – репутация

Осиново авыл җирлеге депутатлары сессиясе булды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - җирлек башлыгы Татьяна Мельниковага карата «Коррупциягә каршы тору турында» федераль законны бозуны туктату турында Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы представлениесен тикшерү.

Бу представление коррупция, аерым алганда муниципаль хезмәткәр мәнфәгатьләрендә конфликт чыгу турында һәм язма шәһәр һәм республиканың барлык мәгълүмат чараларында тиз арада бастырылып та чыкты.
Сессиядә прокурор представление­се кыскача гына аңлатылгач, прокурор урынбасары Тимур Зиннуров депутатларга шундый сорау бирде:
- Якын туганына сату өчен рөхсәт биргән авыл җирлеге башлыгына ышана алабызмы?
Исегезгә төшерәбез, сүз җирлек башлыгының улы турында бара.
Белешмә өчен мәгълүмат. 2008 елның 25 декабрендә чыккан 271-ФЗның 10нчы статьясының 1нче пункты:
Хезмәт бурычларын үтәгәндә тиешенчә гадел һәм дөрес үтәүгә йогынты ясый яки ясый алучы, мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү яки көйләү буенча чаралар кабул итүне күздә тоткан билгеле бер вазифа биләүченең (турыдан-туры яки турыдан-туры булмаган) шәхси мәнфәгатен кайгыртуы гамәлдәге федераль законда мәнфәгатьләр конфликты булып исәпләнә.
- Тикшерелә торган очракта Осиново авыл башлыгының авыл җирлеге Советы карарына ярашлы рәвештә рөхсәт бирүе Татьяна Мельникованың үз вазифаларын гадел һәм объектив башкаруына йогынты ясамый, - дип комментарий бирә Дмитрий Сапожников. - Шулай итеп, безнең фикеребезчә, Осиново авыл җирлеге башлыгының Артем Мельниковка сәүдәне оештыруга рөхсәт бирүе 2008 елның 25 декабрендә чыккан 273нче «Коррупциягә каршы тору турында» федераль закон кысасына туры килә торган хәл була алмый.
Туганың чиновник булмасын ул... Күз алдыгызга китерегез: апам ЗАГСта эшли, ә минем фамилиямне үзгәртәсем килә ди. Әгәр апам миңа чират торып, дәүләт пошлинасы түләсәм дә үз имзасын куйган белешмә бирсә, эшеннән азат ителергә мөмкин. Прокурор логикасына ярашлы рәвештә, ул бит «мәнфәгатьләр конфликтын җайламаган», мине башка регистраторга җибәрмәгән икән. Ул гына да түгел, апамны эштән «ышанычны акламаган» формулировкасы белән җибәрәчәкләр.
Шулай ук прокуратура представлениесе нигезендә эшмәкәр Артем Мельниковның үзендә дә санитар нормаларның бозылуы, хезмәт турында закончалыкның сакланмавы ачыкланган. Ни өчен нәкъ менә шушы документта күрсәтелгән соң алар, югыйсә Осиново башлыгының коррупцион эшчәнлеге кысаларында каралырга тиеш тә түгел бит. Болар шәхси эшмәкәр Артем Мельниковның административ кагыйдә бозулары. Егет балигъ булган, алар өчен ул үзе җавап тотарга тиеш.
- Мине тагын шул факт та бик нык кимсетте: иртәнге 9да минем кулыма представление тоттырдылар, ә инде көндез прокурор ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров имзалаган һәм күп урында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар барлык республика һәм район газеталарында басылып та чыкты, - дип сөйли Татьяна Мельникова. Менә чынбарлыкны дөрес яктырт­мауның бер факты, имеш мин үз улыма рөхсәтне бер үк номер буенча биргәнмен («Мельникова Т.В. үзенең улы Мельников А.В. га сәүдә итү өчен рөхсәт биргән. Барлык рөхсәтләр дә 1нче номер белән бара» - представлениедән өзек). Алар берничек тә бер номер белән бара алмый, барысы да төрле номер белән бара. Бу рөхсәт белән бергә андый рөхсәт тагын 30 эшмәкәргә, ЛПХ, КФХ җитәкчеләренә бирелде. Рөхсәт бирүгә гаризалар һәм сәүдә итүгә рөхсәт журналда теркәлә һәм аларга тәртип номерлары бирелә (ред: А.В.Мельниковка 2015 елның декабрендә 635нче, 2016 елның ноябрендә 507нче, 2017 елның гыйнварында 4нче номер белән бирелгән). Шулай ук аның өч ел буе сәүдә итүе турында язылган, ә бу алай түгел. Безнең беренче карар 2015 елның ахырында чыкты һәм ул, дөрестән дә минем улым булса, сәүдәне 2016 елның маенда башлады. Моны Осиновода яшәүче күпчелек раслый ала. Артем Мельниковка карата суд эше кузгатуы турында сөйләдегез. Менә шул: бүгенге көндә бернинди суд исклары юк. Роспотребнадзор аның продукциясен анализга алды, әлегә нәтиҗәләр юк. Безнең җирлек территориясендә 150 шәхси эшмәкәр бар. Аңлап җиткермим: ни өчен нәкъ менә минем улым мәсьәләсен күтәрделәр. Бу басым ясаумы? Мин аны берничек тә якламыйм, гаепле икән - һичшиксез җавап бирәчәк. Әгәр без бүген шундый ысуллар белән кече бизнеска «ярдәм итәбез» яки «яклыйбыз» икән, без кая барып җитәрбез соң? Кече эшмәкәрлекне үстерү республикабызда өстенлекле юнәлеш булып тора бит. Минем улым, башка күп кенә эшмәкәрләр шикелле, ИП оештырды, салымын түли, аның бөтен декларациясе тәртиптә, ә сез аны ниндидер бер бандит буларак күзаллыйсыз. Бистәбездә 18 меңгә якын кеше яши, һәркайсының үз проблемалары, үз мәшәкатьләре. Ә Осиново җирлегендә 5 муниципаль хезмәткәр. Ни өчен соңгы вакытта күзәтчелек органнары безнең җирлеккә аерым игътибар итеп, запросларны барысына караганда да күбрәк җибәрә. Һәр запрос буенча прокуратурага документлар җыю һәм тапшыру күпме вакытны соравын аңлыйсызмы? Мин моны шуның өчен генә әйтәм, әгәр мин сезнең структурага хисап язу белән генә шөгыльләнеп утырсам, башка берни эшләмәс идем - өлгермәс идем, шуның белән вәссаләм. Мин һәрвакыт законнарны саклап яшәдем, «коррупция» сүзе миңа карата берничек тә кулланыла алмый. Өстәвенә әле мин Аллаһка ышанам һәм бистәдә моны барысы да белә. Әйе, барысын да карап бетермәгәнмен - монда мин гаепле. Шуның белән улымны уңайсыз хәлгә куйганмын.
Бизмәндә - формаль ялгыш һәм еллар буе халык алдында ирешелгән авторитет. Шулай булса да, репутациягә зур зыян килде. Мәңге онытылмаслык Людмила Прокофьевна әйткәндәй: «Минем репутациям шулкадәр чиста, күптән хурлыкка калдырырга вакыт!» Шаяртырлыкмы соң әле?! Депутат корпусыннан хезмәттәшләре авыз йомып тормады:
- Татьяна Владимировна стрессларга бирешми торган нык кеше, андыйларны табарга кирәк әле. Әмма шулай булса да бүген аның күзләрендә яшь. Һәм бу - гаделсезлектән. Көн саен үз җилкәсендә шундый йөкне тартканы, шулкадәр күләмдәге эшне башкарганы өчен һәйкәл куясы урынга, без аңа «ышанычыбызны акламыйсыз» дип әйтик икән. Мин килешмим! - ди Осиново авыл җирлеге депутаты Наилә Андреянова.
- Мин, балалар бакчасы мөдире буларак, шуны әйтәм, Татьяна Мельникованың ярдәмен әйтеп бетергесез. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә - формаль түгел, сүзен эше белән күрсәтә, мөрәҗәгатьләребезне бервакытта да кире какмый.
- Мин бу бистәдә әле күптән түгел генә яшим, - дип сүзгә кушыла икенче бер депутат Илдус Нургалиев, - мин дә башлыгыбызның тәрбияле кеше булуына ышандым. Без- депутатлар да, прокуратура да бер эшне эшлибез, ә сез аны эштән азат итү тәкъдиме белән чыгасыз.
- Минем күз алдында гына да берничә башлык алмашынды. Татьяна Владимировна эшли башлагач, бистә яңарды, бөтен җирдә хуҗаның нык кулы сизелә. Димәк, аңа бистә тормышы, анда яшәүчеләрнең хәле барыбер түгел. Ул хәтта бистәдә яшәүчеләрнең барысын да шәхсән белә! Яратып бетермәүчеләр, башлык ошамаган кешеләр һәрвакыт табыла инде ул... - дип аптырый Эльвира Королева.
Прокуратура представлениесен караган һәм тикшергәннән соң, Осиново авыл җирлеге Советы Татьяна Мельникованы ышанычны акламады дигән формулировка белән эштән азат итүне хупламады. Осиново авыл җирлеге башкарма комитетына муниципаль хокукый актларны гамәлдәге законнар белән яраштыру чараларын үткәрергә кушылды. Мондый карар бертавыштан кабул ителде.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X