Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әбиләр дә шаярта...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Еллар үткән саен ветераннарыбыз кими бара, хәтта тыл ветераннарыбыз да азая.

Әби-бабайларның ачлык-ялангачлык турында сөйләүләрен дә әкият кебек тыңлый хәзерге бала-чага. Кайчандыр балаларның тамагы икмәккә дә туймагандыр дип күз алдына китерә алмый алар.
Асия әбигә дә сугыш башланганда бары тик 7 яшь булган, 8 яшьтән сарык көтүе көтеп, ачлы-туклы булса да Җиңү көне килүенә өметләнеп яшәүләрне, сугыштан соңгы авырлыкларны онытасы юк аның...
Инде хәзер тормыш җәннәттәге кебек, җитмәгән әйбере юк, шулай да, мин инде олы яшьтә дип кул кушырып утырмый - дүрт баласының балаларын үстереште, хәзер оныкчыкларын тәрбияли.
Менә быел да алар, дәррәү җыенып, Арчага җәйге каникулларга кайтып төштеләр. Тәмле итеп, дәү әниләре пешергән өчпочмаклар, бөккәннәр белән сөтле чәй эчкәннән соң, кечкенәсе сумкасыннан бер кечкенә генә китап чыгарды. «Нинди китап ул?» - дип сорады әбиләре. «Анекдотлар китабы бу, дәү әнием», - дип җавап бирде шаян кыз, - хәзер мин бөтенегезгә дә укып күрсәтәм». Бер өч-дүрт анекдот укыгач, Асия әбиләре, оныгын бүлдереп, әйтә куйды: «Иии, балалар, шушы да булдымы кызык?! Менә мин кечкенә чакта анекдотлар тормыштан, аяк астыннан килеп чыга иде». Балалар, берсен-берсе уздырып: «Сөйлә әле, сөйлә әле, дәү әни», - дип дәү әниләре янына елыштылар.
- Сөйлим, ләкин шым булыгыз, - дип елмайды Асия әби. Балалар тын да алмыйча тыңлый башлады.

Римма Әхмәтханова.

Яшел Үзәннең 26нчы
филиалы - Татар милли
китапханәсе мөдире

Язманың тулырак вариантын газетаның 42нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев