Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әбием сандыгы – хәзинә

Республиканың олимпиадалар үзәге мәктәп укучылары өчен конкурслар да уздыра. Шундыйларның берсе «Әбием сандыгы» дип аталып, ул I-VII сыйныфлар укучылары өчен оештырылды. Яшел Үзәннән анда 5нче гимназия һәм 7нче мәктәп укучылары актив катнашып, призлы урыннар яулап кайтты.

Әлеге конкурс укучыларны татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, йолалары белән тирәнтен таныштыру, аларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү өчен уздырыла. 
Халкыбыз элек-электән чиккән, тукыган сөлгеләре, эскәтерләре, тастымаллары, намазлыклары белән дан казанган. Ә калфаклары һәм кәләпүшләре дә ни тора! Калфак – татар кызының иң нәфис, матур баш киеме. Аларны бәрхетләрдән алтын-көмеш нәфис җепләр, энҗе-мәрҗән, сәйләннәр белән чиккәннәр. Кызыл башлы сөлгеләре, милли киемнәре – һәммәсе дә халкыбыз хәзинәләре. «Әбием сандыгы» конкурсында менә шуларны матур итеп тәкъдир итәргә, кыскасы халкыбызның хәзер әби сандыгында гына сакланган мирасын әдәби-музыкаль формада ачып салырга кирәк иде. 
5нче татар гимназиясеннән IV сыйныф укучысы Кәрим Сабиров татар халкының милли хәзинәләре – киемнәре, читек-калфаклары, яулыклары һәм түбәтәйләре турында сөйләп, жюри әгъзаларын таң калдырып, конкурс җиңүчесе исеменә лаек булды. Аны бу мәртәбәле конкурска балалар иҗаты үзәге хезмәткәре, 7нче мәктәпнең милли музее җитәкчесе Салисә Исхакова әзерләгән. Бу очракта диплом белән җиңүчесе дә, аны әзерләп алып килүчесе дә билгеләнде. 
7нче урта мәктәптән IV А сыйныфы укучысы Дарина Молвинских, V сыйныфтан Гөлназ Биктаһирова һәм Алия Вәлиуллина әбием сандыгыннан чыгарган чиккән сөлгеләр, түбәтәйләр, турында сөйләп призлы урыннар алды. 7нче мәктәп укучыларын укытучылары Зөлфирә Хәмидуллина һәм Зөлфия Измайлова әзерләгән. Ә конкурс өчен алар әйберләрне үзләренең мәктәбендәге милли музейдан алып торган. Бу музейда Салисә Исхакова җитәкчелегендә татар халкының гореф-гадәтләрен, осталыгын, талантын сыендырган бай материал тупланган. 
Әбиемнең күңел сандыгы! 
Нинди серләр саклый икән ул? 
Гомер буе җыйган хәзинәме, 
Әллә инде күңел бизәгеме, 
Нинди серләр саклый икән ул? 
Буыннар чылбырын саклап калганда гына милләтебезнең киләчәге матур һәм ышанычлы булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев