Бүген яшенле һәм җилле булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, республикада яшен булу һәм көчле җил чыгу ихтималы бар.
Яшен көндез булыр, дип фаразланыла. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 22 метрга җитәргә дә мөмкин.
Һава температурасы төнлә - 12-17, көндез 19-24 градус җылы булачак. Иң җылы һава торышы сакланачак районнар (төнлә - 17, көндез 24) - Чистай, Болгар, Нурлат, Базарлы Матак, Аксубай. Ә иң салкыны (12-15 һәм 19-22 градус) - Буа, Тәтеш, Апас, Чаллы, Әгерҗе, Минәлә, Алабуга, Лаеш, Арча, Яшел Үзән һәм Мамадышта булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев