Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче, тыл хезмәтчәне Екатерина Афанасьевна үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә

Бу истәлекле вакыйга белән аны Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев котлады.

Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы, үз исеменнән открытка, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, Екатерина Афанасьевнага ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек теләде.

Жирнова Екатерина Афанасьевна 1920 елның 24 ноябрендә ТАССРның Югары Ослан районы Гаврилково авылында туган. Гаврилково авылында, ә аннары Зөя утрау-шәһәрлегендә белем ала. 1936 елда әтисе Горький исемендәге заводка эшкә урнаша һәм гаиләсе Яшел Үзән шәһәренә күченә. Екатерина Афанасьевна 3нче мәктәптә укуын дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, Серго исемендәге заводка эшкә урнаша.

1939 елда кияүгә чыга. 1940 елда ире һәм кызы белән Пензага күченәләр. Ире баш механик була, хәрби техниканы ремонтлый. Сугыштан соң, 1949 елда Яшел Үзәнгә кире кайталар. Стройтрестта ЖКОда 18 ел кладовощик булып эшли. 5 кыз тәрбияләгәннәр. 8 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

Котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев